ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли Шура рәисе ни өчен Тәбрис Яруллинның статусы арттырылуы мөһимлеген аңлатты
"Нефтехимик" хоккейчылары "Локомотив" командасын отты
"Рубин" командасының кичке ачык күнегүләре капкачы Сослан Джанаевтан башка узды
Казан 2019 елда WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру эстафетасын кабул итеп алды
Татарстан егетләре WorldSkills чемпионатында "Мобиль робот техникасы" буенча уңышка иреште

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның яшьләр биенналесын ел саен кабул итәргә әзерлеген белдерде

13 октябрь 2017, 14:08 , Фото: Ильнар Тухбатов

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның яшьләр биенналесын ел саен кабул итәргә әзерлеген белдерде Республика лидеры алга таба да яшь архитекторларга ярдәм күрсәтеләчәгенә ышандырды.

(Иннополис, 13 октябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста I Россия яшьләр архитектурасы биенналесының пленар утырышы ачылышында Татарстан әлеге чараны үзендә ел саен кабул итәргә әзерлеген белдерде.

«Бүген күргәзмәне караганнан соң миндә искиткеч тәэсирләр туды. Без - бер дөньяда, ә сез, яшьләр икенче дөньяда яшәгәнен аңладык. Бүген без бик кызыклы проектлар белән таныштык, барлык эшләр дә төпле. Һәм без чарада катнашучыларның берсе белән булса да бергәләп эшләргә тырышачакбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Республики лидерының игътибарын аеруча яңа торак йортлардагы чабылган түбә идеясе, иҗтимагый киңлек җәлеп итте.

«Без стандарт йортлар төзибез, һәм алар лаеклы булырга тиеш, ягъни анда кешеләр вакытлыча гына яшәргә тиеш түгел. Биредә бик күп фикерләр яңгырады. Әгәр ел саен Иннополиста биеннале уздырылса, начар булмас иде», – дип тәкъдим итте Татарстан Президенты.

Бәйгегә килгән 377 гариза бирүчеләрдән сайланган 29 финалист арасында Татарстаннан ике архитектор да бар.

«Без алга таба да сезгә ярдәм күрсәтәчәкбез», – дип ышандырды чарада катнашучыларны Рөстәм Миңнеханов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр