ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Мирас" фестивале концертларына татар зыялылары йөрми
Рөстәм Миңнеханов иң күп искә алына торган губернатор-блогерлар исемлегенә керде
Казанда Нокса елгасы аша яңа күпер төзеләчәк
Арча башлыгы Казанбаш мәктәбендә укучылар агулану турында фикерен әйтте
Россиядә һәм чит илләрдә татарлар туган тел көне уңаеннан флешмоб башлады

Татар дөньясы

Мәскәүдәге татар активисты Хәмдия Рамаева вафат булган

13 октябрь 2017, 13:47

Мәскәүдәге татар активисты Хәмдия Рамаева вафат булган Ул Мәскәү өлкәсендәге районнарның берсендә Интернациональ Дуслык йортына нигез салучыларның берсе булган.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Бүген төнлә Хәмдия Вахит кызы Рамаева вафат булган, дип җиткерелә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының рәсми сайтында.

Хәмдия Рамаева Ульяновск өлкәсенең Иске Яшел авылында күп балалы гаиләдә туа. Шунда ук татар мәктәбен тәмамлый һәм педагогик югары уку йортының филология факультетына укырга керә. Нинди телдә Хәмдия Вахит кызы фикер йөртә дигән сорауга, ул рус һәм татар телләрендә дип җавап бирә. Хәмдия Вахит кызы Татарстанда, Ульян өлкәсендә, 1980 елдан башлап Мәскәү өлкәсендә рус теле һәм әдәбияты укыта.

Ул актив рәвештә иҗтимагый эш белән шөгыльләнгән, Пушкин муниципаль районында Интернациональ Дуслык йорты төзүнең башында торган. Җирле татар милли-мәдәни автономиясен җитәкләгән, татар теле һәм гарәп теле укыткан. Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгытуда зур эш башкарган. Тормыш иптәше белән бергә ике кыз үстергән, оныкларын тәрбияләргә ярдәм иткән. Хезмәт ветераны. Мәскәү асты төбәгенең мактаулы ветераны. Пушкиноның көнбатышында Ветераннар советын җитәкләгән, Пушкин районының Иҗтимагый палата әгъзасы булган.

Хәмдия Вахит кызы - Мәскәү өлкәсендә мөселман милли-мәдәни автономиясенең Россия Мөфтиләр шурасының “Рухи бердәмлек өчен” медаленә лаек булган беренче вәкиле. Әлеге бүләк милли мәдәни һәм рухи традицияләрне таратуда зур өлеш керткән, күпъеллык нәтиҗәле эш, хезмәт сөючәнлек һәм югары гражданлык активлыгы өчен бирелә.

Хәмдия Вахит кызы Рамаева иртәгә, 14 октябрьдә Кавезино мөселман зиратында җирләнәчәк.

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты Хәмдия Рамаева вафаты сәбәпле туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр