ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли Шура рәисе ни өчен Тәбрис Яруллинның статусы арттырылуы мөһимлеген аңлатты
"Нефтехимик" хоккейчылары "Локомотив" командасын отты
"Рубин" командасының кичке ачык күнегүләре капкачы Сослан Джанаевтан башка узды
Казан 2019 елда WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру эстафетасын кабул итеп алды
Татарстан егетләре WorldSkills чемпионатында "Мобиль робот техникасы" буенча уңышка иреште

Фән һәм мәгариф

Ветеринар кеше ач булмаячагын аңлаган - академик Габделхәмит Равилов турында

13 октябрь 2017, 14:38

Ветеринар кеше ач булмаячагын аңлаган  - академик Габделхәмит Равилов турында Гади авыл ветеринар фельдшерыннан академик дәрәҗәсенә ирешкән галим 85 яшьлек юбилеена бәйле рәвештә котлаулар кабул итә.

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Октябрь аенда Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты, академик Габделхәмит Равиловка 85 яшь тула. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Фәннәр академиясенең матбугат хезмәткәре Эльвира Моратова хәбәр итте. 

“Заманында  Казан ветеринар техникумына Габделхәмит ага туганы киңәшен тотып укырга кергән була, - ди Эльвира Моратова. - Чөнки ветеринар кеше беркайчан да ач булмаячагын аңлаган ул. Ә ачлыкның ни икәнен Хәмит кечкенәдән белгән. Сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән аның үсмер чагы.Техникумны тәмамлагач, Татарстанның Кызыл Йолдыз районында эшләгән. 12-16 сәгать хезмәт куйганын әле бүген дә академик сагынып искә ала. Яшь табибка авыл халкының хөрмәте зур була, чөнки крестьянның бердәнбер ризыкландыручысы сыерны  үлеменнән еш кына нәкъ менә мал табибы саклап калган”.

Габделхәмит Равилов 1960 елны Казан ветеринария институтын тәмамлагач, Аксубай районында зур совхозда эшли. Анда да үзен тырыш, үҗәт белгеч буларак таныта. Белемен даими чарлап тора, 1964 елда аспирантурага укырга керә.
 
Хайваннарда тилчә авыруына каршы антигеннар уйлап табу өлкәсендә уңышлар казана. Фәнни хезмәтләре дә йогышлы авырулардан саклану юнәлешендә башкарылган.  1978 елда галим Одесса өлкәсендә африка дуңгыз кизүен бетрүдә катнаша. Бу хезмәте “Мактау билгесе” белән бүләкләнә.
 
Габделхәмит Казан ветеринария институтында яшь кадрлар тәрбияләүдә дә зур көч куйган. Ветеринария, вирус, микробиология, эпизология, иммунология һәм ветеринар санитария өлкәсендәге фәнни хезмәтләре өчен хөкүмәтнең мактаулы исемнәре һәм бүләкләренә лаек дип табыла. 
 
Аның җитәкчелегендә җир шарында беренче тапкыр  радиациягә каршы профилактика, дәвалау, диагностика ысуллары тизләтелә. Дәвалау нәтиҗәләре 80-90 процентка күтәрелә, ди галимнәр.
 
Олы яшьтә булуына карамастан, академик әле бүгендә иң кирәкле галимнәрнең берсе булып санала. Фәнни консультант буларак төрле проектларда катнаша. 
 
Габделхәмит Равилов 650 фәнни хезмәт, шулай ук 9 монография авторы. Ул 14 доктор һәм 43 фән кандидаты әзерләгән. Аның ачышлары СССР шаһадәтнамә һәм Россиянең 68 автор  патентлары белән расланган. 
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр