ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли Шура рәисе ни өчен Тәбрис Яруллинның статусы арттырылуы мөһимлеген аңлатты
"Нефтехимик" хоккейчылары "Локомотив" командасын отты
"Рубин" командасының кичке ачык күнегүләре капкачы Сослан Джанаевтан башка узды
Казан 2019 елда WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру эстафетасын кабул итеп алды
Татарстан егетләре WorldSkills чемпионатында "Мобиль робот техникасы" буенча уңышка иреште

Рәсми Татарстан, Мәдәният

Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Мень яшьләр архитектурасы биенналесының экспозициясен карады

13 октябрь 2017, 12:45 , Фото: Ильнар Тухбатов

Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Мень яшьләр архитектурасы биенналесының экспозициясен карады Кунаклар концепцияләрнең төрлелеген билгеләп үтте, шуларның икесе Россия Төзелеш министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәте бүләгенә ия булачак.

("Иннополис", 13 октябрь, "Татар-информ", Оксана Романова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия төзелеш министры Михаил Мень Иннополиста I яшьләр архитектурасы биенналесында финалга чыккан проектлар белән танышты. Кунаклар идеяләрнең күптөрле булуын билгеләп үтте. Тәкъдим ителгән проектлар яшь архитекторларның уңайлы торак кварталы буенча фикерләрен чагылдыра: макетлар футуристик, ностальгия-европача һәм экстравагант юнәлештә эшләнгән.

Исегезгә төшерәбез, яшьләр биенналесы Россия Төзелеш министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте инициативасы белән оештырылган. Аның төп бурычы яшь архитекторларны шәһәр төзелешенә практик яктан җәлеп итү.

Иннополиста заманча уңайлы торак кварталларының 29 проект-концепциясе тәкъдим ителгән. Аларны бәйгенең финалына чыгучылар эшләгән. Барлыгы оештыручылар Россиядән һәм 11 чит ил дәүләтләреннән 377 гаризаны бәяли.

Бүген Мәскәү архитекторы Сергей Чобан рәислегендәге җиде кешелек халыкара жюри бәйгенең алтын, көмеш һәм бронза призерларын билгеләячәк. Ә илнең иң яхшы яшь архитекторын биенналеның ябылу тантанасында, ягъни 14 октябрьдә, игълан итәчәкләр. Моннан тыш, Россия Төзелеш министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәтенең махсус бүләкләре каралган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр