ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли Шура рәисе ни өчен Тәбрис Яруллинның статусы арттырылуы мөһимлеген аңлатты
"Нефтехимик" хоккейчылары "Локомотив" командасын отты
"Рубин" командасының кичке ачык күнегүләре капкачы Сослан Джанаевтан башка узды
Казан 2019 елда WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру эстафетасын кабул итеп алды
Татарстан егетләре WorldSkills чемпионатында "Мобиль робот техникасы" буенча уңышка иреште

Фән һәм мәгариф

Фәрит Мөхәммәтшин тарих, хокук һәм җәмгыять белеме укытучылары белән очраша

13 октябрь 2017, 12:29

Фәрит Мөхәммәтшин тарих, хокук һәм җәмгыять белеме укытучылары белән очраша Дәүләт Советы рәисе мондый семинарларның әһәмиятен билгеләп узды.
(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанның Дәүләт Советында Татарстанның урта гомуми белем бирү мәктәпләренең тарих, хокук һәм җәмгыять белеме укытучылары һәм 2017 елда парламент дәресен уздыруда катнаша торган мөгаллимнәр өчен ачык ишекләр көне уздырыла. Бу минутларда Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның муниципаль берәмлекләрдән килгән 100 гә якын укытучы белән очрашуы үтә.

Семинарда парламент дәресенең методик үзенчәлекләре турында сөйләшү булачак. "Без мондый форматта өченче тапкыр очрашабыз, бу изге традициягә әйләнде. Без сезнең белән бергә күп кенә әйберләргә өйрәнәбез", - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул парламент дәресе, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, унынчы тапкыр уздырылуын билгеләп узды. Быел ул Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышлануын әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин темадан бераз читкә китеп, тел мәсьәләсенә кагылып, дәүләт телләрен факультатив рәвешендә генә укытуга берничек тә юл куела алмавын билгеләп узды. "Бездә рус теле буенча белем күрсәткече башка төбәкләргә караганда югарырак та әле. Башка телләрне дә белүдән кемгә начар булган?!"- диде.
 
Быел парламент дәресе републиканың барлык мәктәпләрендә 23-28 октябрь көннәрендә унынчы тапкыр узачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр