ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли Шура рәисе ни өчен Тәбрис Яруллинның статусы арттырылуы мөһимлеген аңлатты
"Нефтехимик" хоккейчылары "Локомотив" командасын отты
"Рубин" командасының кичке ачык күнегүләре капкачы Сослан Джанаевтан башка узды
Казан 2019 елда WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру эстафетасын кабул итеп алды
Татарстан егетләре WorldSkills чемпионатында "Мобиль робот техникасы" буенча уңышка иреште

Хәвеф-хәтәр

Биектау районында өч автомобиль бәрелешү сәбәпле, трассага 200 литр ягулык түгелгән

13 октябрь 2017, 12:14

Биектау районында өч автомобиль бәрелешү сәбәпле, трассага 200 литр ягулык түгелгән М7 трассасының 807нче чакрымында "ГАЗель", "Рено Логан" җиңел машинасы һәм "Даф" фурасы бәрелгән.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Биектау районында өч авто бәрелешкән, шуның аркасында юлга ягулык түгелгән. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә көндез 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына М7 трассасының 807нче чакрымында "ГАЗель", "Рено Логан" җиңел машинасы һәм "Даф" фурасы бәрелешү турында хәбәр килә. Юл-транспорт һәлакәте аркасында беркем дә зыян күрмәгән. Әмма трассага 200 литр ягулык түгелгән.

Вакыйга булган урынга килгән 113нче янгын сүндерү бүгеге хезмәткәрләре автомобильләрнең аккумуляторын өзеп куйган һәм трассага түгелгән ягулыкны юдырткан.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр