ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли Шура рәисе ни өчен Тәбрис Яруллинның статусы арттырылуы мөһимлеген аңлатты
"Нефтехимик" хоккейчылары "Локомотив" командасын отты
"Рубин" командасының кичке ачык күнегүләре капкачы Сослан Джанаевтан башка узды
Казан 2019 елда WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру эстафетасын кабул итеп алды
Татарстан егетләре WorldSkills чемпионатында "Мобиль робот техникасы" буенча уңышка иреште

Җәмгыять, Мәдәният

Сергей Чобан: Татарстан Россиянең заманча архитектура башкалаларының берсенә әверелә

13 октябрь 2017, 11:58 , Фото: gazeta.ru

Сергей Чобан: Татарстан Россиянең заманча архитектура башкалаларының берсенә әверелә Россиянең беренче яшьләр архитектурасы буенча биенналедагы жюри рәисе Татарстан архитектурасы үсешенә бәя бирде.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ", Лилия Чанышева). Татарстан Россиянең заманча архитектура башкалаларының һәм илнең төп үзәкләренең берсенә әверелә. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчеләренә Россиянең беренче яшьләр архитектурасы буенча биенналедагы жюри рәисе Сергей Чобан белдерде. Биеннале -ике елга бер үткәрелә торган иҗади бәйге, ул Иннополиста уза.

"Иннополис — матур яшь шәһәр. Ишеткәнемчә, аны яшь архитекторлар ясаган, ул Россиянең заманча шәһәр төзелешенең бер үрнәге булып тора.

Биеннале илнең яшь архитекторларына багышлана. Аны Россиянең географик яктан үзәге булган урында үткәрергә кирәк иде, нәкъ менә Татарстан урнашкан тирәдә. Мин соңгы елларда Татарстанда төзекләндерүгә, төзелешкә, архитектурага күпме игътибар бирелгәнен беләм. Татарстан Россиянең заманча архитектура башкалаларының һәм илнең төп үзәкләренең берсенә әверелә", — дип билгеләп үтте ул.

Сергей Чобан — Россия һәм Германия архитекторы, SPEECH (Мәскәү, Россия) архитектур бюросы җитәкчесе һәм Tchoban Voss бюросының (Берлин, Германия) идарәче партнеры.

Россиядә беренче яшьләр архитектура биенналесы 12-14 октябрьдә Иннополиста уза. Иң яхшы архитектур проектлар бүләк алачак, ә экспозицияләр Россиянең башка шәһәрләрендә тәкъдим ителәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр