ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли Шура рәисе ни өчен Тәбрис Яруллинның статусы арттырылуы мөһимлеген аңлатты
"Нефтехимик" хоккейчылары "Локомотив" командасын отты
"Рубин" командасының кичке ачык күнегүләре капкачы Сослан Джанаевтан башка узды
Казан 2019 елда WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру эстафетасын кабул итеп алды
Татарстан егетләре WorldSkills чемпионатында "Мобиль робот техникасы" буенча уңышка иреште

Хәвеф-хәтәр

Мамадыш районындагы янгында 80 яшьлек ир-ат һәлак булган

13 октябрь 2017, 10:25

Мамадыш районындагы янгында 80 яшьлек ир-ат һәлак булган Янгын Катмыш авылының Ленин урамы 49 нче йортында килеп чыккан.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Мамадыш районында шәхси йортта чыккан янгында 80 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алдагы көнне көндез 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына Катмыш авылында Ленин урамы 49 нче йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килеп ирешә.

Фаҗига урынына Чулман авылы, Камский бистәсе янгын сүндерүчеләре килә.

Күршеләр янгын сүндерүчеләргә йорт эчендә хуҗа булуын хәбәр итә. Утның гаражга таралу куркынычы да була.

20 минуттан соң янгынны тулысы белән сүндерәләр. Йортта 80 яшьлек ир-атның гәүдәсе табыла. Йорт эчтән тулысы белән янып беткән. Янгынның мәйданы 70 квадрат метрны тәшкил итә.

Янгынның беренчел сәбәбе – электр җиһазын куллануда кагыйдәләрне үтәмәү.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр