ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кыргызстан татарлары Мәүлидне бәйрәм иткән
Хәзерге вакытта уңышлы кеше булу өчен өч тел белергә кирәк – Микаел Тоноян
Эстониядә халыкара бәйгедә катнашкан татарстанлыларның биюен Таллин татарлары да караган
"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясе җиңүчеләре игълан ителде - исемлек
"Яратылмый калган ярлар" спектакле белән Казанда "Һөнәр" фестивале башланып китте

Хәвеф-хәтәр

Кукмара районында исерек автомобиль йөртүче йөк машинасына килеп бәрелгән

13 октябрь 2017, 10:06

Кукмара районында исерек автомобиль йөртүче йөк машинасына килеп бәрелгән Юл-транспорт һәлакәте Лубян авылының Ленин урамында урнашкан 55 нче йорт каршында килеп чыккан.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Кукмара районында исерек килеш руль артына утырган 12 нче модельле «Лада» йөртүчесе парковкадагы «КАМАЗ»га килеп бәрелгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Юл-транспорт һәлакәте алдагы көнне Лубян авылының Ленин урамында урнашкан 55 нче йорт каршында килеп чыккан.

Җиңел машина йөртүче хастаханәгә озатылган.

Гадәттән тыш хәл урынына Лубян авылы янгын сүндерүчеләре, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре килгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр