ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Яңа ел төнендә Казан кунакханәләре 88 процентка тулы булачак
Казанда дагъстанча Мәүлид узды
Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!» - "Шәһри Казан" газетасы
Telegramда иске татар телендә яңа канал булдырылды
Татарстан Милли Банкында - яңа идарәче

Җәмгыять

Транспорт чараларын тикшерүне видеога төшерәчәкләр

13 октябрь 2017, 09:23

Ространснадзор техник үзәкләрдә машинаны тикшерү үткәрмичә генә диагностик карталар бирүне туктатачак.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Агымдагы елның ахырында транспорт өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Ространснадзор) диагностик карта бирә торган техник тикшерү үзәкләрен тикшерү вәкаләтләре барлыкка киләчәк. Әлеге картадан башка ОСАГО полисын сатып алып булмый.

Бу хакта "Российская газета"га Ространснадзорда хәбәр иткәннәр. Транспорт чараларын мәҗбүри техник тикшерү турындагы канунга төзәтмәләрне Икътисади үсеш министрлыгы эшләгән. Бу хакта идарәнең 2017 ел беренче яртыеллыгындагы хокук куллану гамәленә нәтиҗә ясаганда фикер алышканнар.

Башта идарә гражданнар һәм оешмалардан килгән сыйфатсыз хезмәт күрсәтүгә караган шикаятьләр буенча диагностик үзәкләрне тикшерәчәк. Иң беренче чиратта, сүз техник тикшерү үткәрмичә генә диагностик карта бирү турында бара. Сер түгел, хәзер аны өйгә китереп бирү шарты белән дә машинаны тикшермичә сатып алырга мөмкин.

Мондый хокук бозучыларга карата җәза катгыйланачак.

Шулай ук транспорт чарасы булган техник тикшерү урынында фото һәм видеога теркәүне кертергә уйлыйлар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр