ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Яңа ел төнендә Казан кунакханәләре 88 процентка тулы булачак
Казанда дагъстанча Мәүлид узды
Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!» - "Шәһри Казан" газетасы
Telegramда иске татар телендә яңа канал булдырылды
Татарстан Милли Банкында - яңа идарәче

Авыл

Зәй шикәр заводында яңа корылма ачылды

13 октябрь 2017, 04:00

Зәй шикәр заводында яңа корылма ачылды Яңа корылма - экологияне саклау өчен отышлы юл.

(Зәй, 13 октябрь,“Татар информ”,  «Зәй офыклары”, Рәзимә Кашапова). Зәй шикәр заводы агымдагы елда да зур үзгәрешләр кичерде. Предприятиедә бетоннар белән әйләндереп алынган юынтык су җыела торган (радиальный отстойник) бассейн файдалануга тапшырылды. Аны тантаналы төстә ачуда район башлыгы Разиф Кәримов, “Зәй шикәре” ААҖ генераль директоры Антон Трошин катнашты, дип яза район газетасы.

Район башлыгы заводта барган төзү-төзекләндерү эшләре, җитештерүчәнлекне ныклы контрольдә тота, язын әлеге корылма төзелеше белән танышып кайткан иде. Мондый биниһая зур корылма республика шикәр заводларында тәүгесе, чөгендер юылган су әлеге объектка агып төшеп, махсус фильтр җиһазы аша узып, кире чөгендер юу өчен куылачак. Бетоннар белән әйләндереп алынган әлеге урын 2,5 мең куб метр җир били. Кыскасы, чимал юылган су беркая агызылмыйча, шулай әйләнеш ясап торачак. Бу иң мөһиме - әйләнә-тирә, экологияне саклау өчен отышлы юл. Шунысы игътибарлга лаек, әлеге яңа корылма чимал эшкәртү, продукция җитештерү куәтен тагын да арттыруга алшарт булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр