ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Мәдәният

Теләче мәдәният йортында “Үксезләр” дип исемләнгән кинофильмның премьерасы булды

13 октябрь 2017, 00:00

Теләче мәдәният йортында “Үксезләр” дип исемләнгән кинофильмның премьерасы булды Эпизодик рольләрдә райондашларыбыз да, ут күршеләребез сабалылар да бик теләп катнашкан.

(Теләче, 13 октябрь, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов) Район мәдәният йортында якташыбыз, Алан авылы тумасы Равилә Шамил кызы Шәйдуллина –Мурат повесте буенча төшерелгән “Үксезләр” дип исемләнгән кинофильмның премьерасы булды. Фильмның режиссеры Нурания Җамали. Рольләрдә Таңсылу Хәсәнова, Ринат Таҗетдин, Әлфинур Хисами, Илнур Закиров, Миләүшә Зәкиева, Диләрә Фәттахова, Әлфия Хәсәнова, Гүзәл Шакирова һәм башкалар катнашкан. Әхлак мәсьәләләре калку күтәрелгән психологик драманың байтак өлше районыбыз җирлегендә, башлыча Алан, Үзәк авылларында төшерелгән, эпизодик рольләрдә райондашларыбыз да, ут күршеләребез сабалылар да бик теләп катнашкан. Әлеге фильм теләчелеләргә беркадәр шунысы белән дә кадерле булды, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Шулай да иң тәсирләндергәне - фильмдагы сюжет корылышы һәм анда уйнаган артистларының осталыгы булгандыр. Бик күпләргә Казан шәһәренең 2 номерлы татар гимназиясе укучыларының, аеруча төп рольне башкарган Таңсылу Хәсәнованың уйнавы охшагандыр. Аңа һәркем күңеленнән генә булса театр һәм кино сәнгатендә матур киләчәк юрады. Дөрес, бу фильмда төшкән башка балаларның осталыгына күләгә төшерү булып яңгырамасын иде. Рольләрдә театр корифее һәм кино Ренат Таҗединны, Камал театрының яшь артистлары Илнур Закировны, Чулпан Шакированы, “Күчтәнәч” тапшыруын алып баручы Әлфинур Хисамины күрү аеруча күңелле булды , алар фильмга затлылык өстиләр. Азактан кинофильмны төшерүдә катнашкан иҗат көчләре белән фикер алышу үткәрелде. Кызыксыну зур булганлыктан, тамашачылар тарафыннан сорауларның төрлесе бирелде. Өстәвенә, алар күп тә булды. Фильм киң прокатка киләсе елда чыгачак, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр