ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли Шура рәисе ни өчен Тәбрис Яруллинның статусы арттырылуы мөһимлеген аңлатты
"Нефтехимик" хоккейчылары "Локомотив" командасын отты
"Рубин" командасының кичке ачык күнегүләре капкачы Сослан Джанаевтан башка узды
Казан 2019 елда WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру эстафетасын кабул итеп алды
Татарстан егетләре WorldSkills чемпионатында "Мобиль робот техникасы" буенча уңышка иреште

Җәмгыять

Сәламәтлек саклау министрлыгы: авылда яшәүче ил халкының чирек өлеше - пенсионерлар

12 октябрь 2017, 20:43

Сәламәтлек саклау министрлыгы: авылда яшәүче ил халкының чирек өлеше - пенсионерлар  Министр Вероника Скворцова белдергәнчә, сәламәтлек саклау проблемалары авылда 37,8 миллион кешегә кагыла.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Авылдагы сәламәтлек саклау проблемалары якынча 40 миллион кешегә кагыла, шул ук вакытта шуларның чирек өлеше - өлкән яшьтәге кешеләр. Бу хакта бүген Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова парламент тыңлауларында белдерде, дип яза ТАСС. "Авыл җирендә өлкән яшьтәгеләр зур тизлектә арта. 2011 елда артым 15 процент булса, 2017 елда - 25,5 процент", - диде ул.

Ул билгеләп үткәнчә, тулаем алганда, сәламәтлек саклау проблемалары авылда 37,8 миллион кешегә кагыла. Бу илдәге бөтен халыкның 25,7 проценты дигән сүз. Скворцова сәламәтлек өлкәсендә авылда транспорт юклыгын, халык сирәк урнашу, кешеләрнең яшь структурасы белән проблемаларны атады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр