ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфа «Нур» дәүләт татар театрында шигырь бәйрәме узды
Кытай компанияләре Татарстанга чүп-чарны эшкәртергә ярдәм итәргә әзер
Энгель Фәттаховның улы Мамадыш Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан азат ителде
15 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа торак төзелеше буенча күчмә утырыш үткәрде

Икътисад, Рәсми Татарстан

Татарстанның төзелеш копмлексы белгечләре "Роскосмос" белән уртак проектлар эшли башлый

12 октябрь 2017, 19:44

Татарстанның төзелеш копмлексы белгечләре Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Роскосмос" дәүләт корпорациясендә булды.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ").Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көнең икенче яртысында Мәскәүдә эш сәфәрендә булды, дип җиткерә республика башлыгының матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов "Роскосмос" дәүләт корпорациясендә булды, анда ул аның генераль директоры Игорь Комаров белән очрашты.

Аннан эшлекле кидәшмәдә Татарстан Республикасы белән "Роскосмос" арасында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, "Роскосмос" корпорациясе җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

Яклар мәгариф өлкәсендә багланышлар турында сөйләште һәм фәнни-техник өлкәдә хезмәттәшлекне ныгыту турында килештеләр.

Шулай ук Татарстан сәнәгать предприятиеләре тарафыннан космос өлкәсе өчен техник чаралар җитештерүгә заказлар башкару мөмкинлеге турында сүз барды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Комаров Татарстан төзелеш комплексы белгечләрен "Роскосмос" әйдәп баручы проектларга җәлеп итү турында килештеләр. Аерым алганда, сүз "Восточный" космодромын төзү проектында хезмәттәшлек итү хакында барды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр