ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфа «Нур» дәүләт татар театрында шигырь бәйрәме узды
Кытай компанияләре Татарстанга чүп-чарны эшкәртергә ярдәм итәргә әзер
Энгель Фәттаховның улы Мамадыш Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан азат ителде
15 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа торак төзелеше буенча күчмә утырыш үткәрде

Рәсми Татарстан, Мәдәният

2030 елга Россияне иң күп ЮНЕСКО объектлары урнашкан дәүләтләр бишлегенә кертү ниятләнә

12 октябрь 2017, 19:20 , Фото: prav.tatarstan.ru

2030 елга Россияне иң күп ЮНЕСКО объектлары урнашкан дәүләтләр бишлегенә кертү ниятләнә Казан Кремлендә «Яңарыш» фонды эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә «Яңарыш» фонды эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быелга планлаштырылган эшләрне вакытында тәмамлау мәсьәләләреннән тыш, «Ефәк юл» транснациональ номинациясе булдыруда кайбер илләрне активлаштыру буенча фикер алышу узды. Татарстанның фәнни җәмәгатьчелеге әлеге проектка кушылырга ризалашты. Илнең җитәкчелеге 2030 елга Россияне  иң күп ЮНЕСКО сагында булган объектлар сурнашкан  дәүләтләр бишлегенә кертү бурычы куелган. Хәзерге вакытта Россия тугызынчы урында.

Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча Халыкара советның Россия комитеты вице-президенты сүзләренчә, Бөек Ефәк юлның гомуми озынлыгы дөнья буенча 7700 чакрымнан артып китә. Ул Россиянең 40 төбәге аша узган. Татарстан галимнәренең һәм халыкара оешмаларының күпъеллык тикшеренүләре күп мәгълүмат биргән, хәзер фәнни җәмәгатьчелек “Ефәк юл” Халыкара комитетын төзү һәм Казанда аның штаб-фатирын ачуны тәкъдим ителәчәк.

27 – 28 октябрьдә Казанда Россия мәдәният министры Владимир Мединский катнашында “Россия бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасында" дигән темага киңәшмә узачак. "Бу мәйданчык проект буенча фикер алышу урыны булырга тиеш", – дип тәкъдим итте Минтимер Шәймиев. Чара кысаларында Татарстанның ЮНЕСКО объектларын тәкъдим итү, аларны барып карау планнаштырыла", – дип хәбәр иткән ул.

А.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков Свияжск утрау-шәһәрендә башкарылган эшләр белән таныштырды. Биредә хәзер Агач археологиясе музее төзелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр