ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфа «Нур» дәүләт татар театрында шигырь бәйрәме узды
Кытай компанияләре Татарстанга чүп-чарны эшкәртергә ярдәм итәргә әзер
Энгель Фәттаховның улы Мамадыш Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан азат ителде
15 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа торак төзелеше буенча күчмә утырыш үткәрде

Спорт

Бүгенге "Ростов"ны үзем эшләгән вакыттагы команда белән чагыштырасым килми – Бердыев

12 октябрь 2017, 19:07 , Фото: Ильнар Тухбатов

Бүгенге Казанның "Рубин" футболчылары "Ростов" командасы белән очрашуга әзерләнә.

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). “Рубин” футбол командасы Россия чемпионатының 13 нче тур уенына әзерләнә. Казан футболчылары читтә “Ростов” командасы белән очраша. Бүген “Рубин” үз базасында ачык күнегүләр уздырды, ә команданың баш тренеры Корбан Бердыев журналистлар белән аралашты.

“Чемпионаттагы тәнәфес командага файдага булды, дип уйлыйм. Психологик халәт бик яхшы түгел иде. Тигез уен булганда яки өстенлек безнең якта булган уеннарда очко югалттык, алай гына да түгел, җиңелдек тә. Җыелмадагы уенчылар нинди хәлдә кайтуын әйтә алмыйм, ләкин, Аллага шөкер, җитди имгәнүләр күзәтелми. Анысы сөендерә”, – диде Корбан Бердыев.

Шунысын да әйтергә кирәк, “Рубин”га әйләнеп кайтканчы, Корбан Бердыев нәкъ менә “Ростов” командасын җитәкләде. Хәзер Ростов-Дон клубын Леонид Кучук җитәкли.

“Бүгенге “Ростов”ны үзем эшләгән вакыттагы команда белән чагыштырасым килми. “Ростов”ка башка командаларга каршы әзерләнгән кебек әзерләнәбез”, – ди баш тренер.

Корбан Бердыев сүзләренчә, команда футболчысы Руслан Камболов имгәнүләрдән соң сихәтләнеп, гомуми төркемдә шөгыльләнә башлаган. Әмма әле аның функциональ әзерлеге тиешле югарылыкта түгел. Ә Сердар Азмунның Иран җыелмасы составында “Казан Арена” стадионында Россия командасына туп кертүе, уенчыга психологик яктан җиңеллек бирәчәк.

“Ростов” – “Рубин” матчы 15 октябрьдә 16.30 сәгатьтә башлана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр