ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли Шура рәисе ни өчен Тәбрис Яруллинның статусы арттырылуы мөһимлеген аңлатты
"Нефтехимик" хоккейчылары "Локомотив" командасын отты
"Рубин" командасының кичке ачык күнегүләре капкачы Сослан Джанаевтан башка узды
Казан 2019 елда WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру эстафетасын кабул итеп алды
Татарстан егетләре WorldSkills чемпионатында "Мобиль робот техникасы" буенча уңышка иреште

Җәмгыять

ЮХИДИның яңа регламенты хезмәткәрләрне әдәпле булырга мәҗбүр итәчәк

12 октябрь 2017, 18:56

ЮХИДИның яңа регламенты хезмәткәрләрне әдәпле булырга мәҗбүр итәчәк Полиция хезмәткәренә тупаслык, кимсетүле сөйләм, гаделсез гаепләү, мыскыллау сүзләре, хокукка каршы килгән котырту гамәлләре башкару тыела.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). ЮХИДИ хезмәткәрләренә, машина йөртүчеләр белән аралашканда, аларны теләсә нинди билгеләре буенча кимсетү, шулай ук гаделсез рәвештә гаепләү тыелачак. Әлеге административ регламент хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган, дип яза РИА Новости.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре җенес, яшь, раса, милләт, тел, гражданлык, социаль, милек яки гаилә хәле, сәяси яки дини карашлар буенча теләсә нинди кимсетүдән тыелырга тиеш.

Моннан тыш, полиция хезмәткәренә тупаслык, кимсетүле сөйләм, гаделсез гаепләү, мыскыллау сүзләре, хокукка каршы килгән котырту гамәлләре башкару тыела.

Административ регламент 20 октябрьдә үз көченә керәчәк.

Шулай ук юлларда документларны тикшерү нормалары үзгәрәчәк. Аерым алганда, автомобильләрне стационар постлардан тыш тикшерү тыелачак. Юл патруль хезмәте эшчәнлеге күп һәлакәтләр була торган һәм юлның хәтәр урыннарын күзәтүгә юнәләчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр