ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли Шура рәисе ни өчен Тәбрис Яруллинның статусы арттырылуы мөһимлеген аңлатты
"Нефтехимик" хоккейчылары "Локомотив" командасын отты
"Рубин" командасының кичке ачык күнегүләре капкачы Сослан Джанаевтан башка узды
Казан 2019 елда WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру эстафетасын кабул итеп алды
Татарстан егетләре WorldSkills чемпионатында "Мобиль робот техникасы" буенча уңышка иреште

Спорт

Дөнья чемпионаты футбол матчларына билет алуга 3,5 миллион гариза тапшырылган

12 октябрь 2017, 16:25

Дөнья чемпионаты футбол матчларына билет алуга 3,5 миллион гариза тапшырылган Билет алырга теләүчеләрнең 300 меңе финал матчын тамаша кылырга җыена.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты уеннарына тамашачылар 3,5 миллион чамасы билет соратырга өлгергән. Гаризалар бирү буенча беренче этап нәтиҗәләре шундый. Бу хакта Халыкара футбол федерациясе (ФИФА) матбугат хезмәте җиткерә.

Билет алуга 300 мең гариза турнирның финалына атап тапшырылган, 150 меңе ачылыш матчына туры килә. Гомуми гаризалар саныннан чыгып исәпләгәндә, аларның 30 проценты – чит ил тамашачылары.

Беренче этап вакытында билетны ФИФА сайты аша гына биреп булды һәм ул 12 октябрьгә кадәр генә дәвам итте. Гаризалар саны булган билетлаардан артып киткән очракта, очраклы жирәбә эшкә җигелә.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елгы дөнья чемпионаты 14 июнь – 15 июльдә уза. Ул беренче тапкыр Россия шәһәрләрендә – Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Волгоград, Казан, Түбән Новгород, Самара, Саранск, Ростов-Дон, Екатеринбург һәм Сочида үткәрелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр