ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Мирас" фестивале концертларына татар зыялылары йөрми
Рөстәм Миңнеханов иң күп искә алына торган губернатор-блогерлар исемлегенә керде
Казанда Нокса елгасы аша яңа күпер төзеләчәк
Арча башлыгы Казанбаш мәктәбендә укучылар агулану турында фикерен әйтте
Россиядә һәм чит илләрдә татарлар туган тел көне уңаеннан флешмоб башлады

Мәдәният

Күкшел егетләре турындагы татар фильмы Белград кинофестивалендә катнаша

12 октябрь 2017, 16:06

Күкшел егетләре турындагы татар фильмы Белград кинофестивалендә катнаша Татарстанның Кукмара районы Күкшел авылында сакланып калган Сөрән йоласына багышланган документаль фильм төп конкурс программасына кертелгән.

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татар кинорежиссеры Салават Юзеевның “Күкшел егетләре” документаль фильмы Белградта уза торган Халыкара этнографик кино фестивалендә катнаша. Бу хакта “Татар-информ”га фильмның продюсеры Марина Галицкая хәбәр итте.

Татарстанның Кукмара районы Күкшел авылында сакланып калган Сөрән йоласына багышланган документаль фильм төп конкурс программасына кертелгән. Жюрига ул иртәгә – 13 октябрьдә, кичке программада күрсәтеләчәк. Җиңүчеләр 14 октябрьдә билгеле булачак.

Фильмның авторлары кинофестивальдә үзләре катнаша алмаган.

Мәгълүмат өчен: Халыкара этнографик кино фестивале 10-14 октябрьдә Сербия башкаласында – Белградта үтә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр