ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Мирас" фестивале концертларына татар зыялылары йөрми
Рөстәм Миңнеханов иң күп искә алына торган губернатор-блогерлар исемлегенә керде
Казанда Нокса елгасы аша яңа күпер төзеләчәк
Арча башлыгы Казанбаш мәктәбендә укучылар агулану турында фикерен әйтте
Россиядә һәм чит илләрдә татарлар туган тел көне уңаеннан флешмоб башлады

Җәмгыять

Синоптиклар Татарстанда томан төшүе турында кисәтә

12 октябрь 2017, 15:57

Синоптиклар Татарстанда томан төшүе турында кисәтә Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 13 октябрь төнендә һәм иртән республикада урыны белән томан төшүе турында кисәтә. Томан вакытында күз күреме 500 метрга кадәр кими.

Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Җил көньяктан исәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +4..-1 градус булса, көндез +9..+14 градуска кадәр җылыта.

Казанда төнлә алмашынучан болытлы һава саклана. Синоптиклар фаразлаганча, урыны белән яңгыр явачак. Җил – көньяктан, аның тизлеге секундына 3-8 метр булачак. Минималь һава температурасы +1..+3 градус.

Көндез исә республика башкаласында явым-төшем көтелми. Әмма җил көчәеп, аның тизлеге секундына 12 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Максималь һава температурасы +10..+12 градус булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр