ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Мирас" фестивале концертларына татар зыялылары йөрми
Рөстәм Миңнеханов иң күп искә алына торган губернатор-блогерлар исемлегенә керде
Казанда Нокса елгасы аша яңа күпер төзеләчәк
Арча башлыгы Казанбаш мәктәбендә укучылар агулану турында фикерен әйтте
Россиядә һәм чит илләрдә татарлар туган тел көне уңаеннан флешмоб башлады

Фән һәм мәгариф

Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында "Мәктәп, билгеләр" дигән мобиль кушымта булдырылды

12 октябрь 2017, 14:45

Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында Реаль вакыт режимында баланың алган билгеләрен күзәтеп барырга һәм мәктәп картасы балансын тулыландырырга була.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында ата-аналар өчен махсус “Мәктәп, билгеләр” дигән яңа мобиль кушымта барлыкка килде. Бу хакта Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Кушымта ярдәмендә реаль вакыт режимында баланың алган билгеләрен күзәтеп барырга һәм мәктәп картасы балансын тулыландырырга була.

Сервистан куллану өчен “Татарстанда электрон белем бирү” системасы логины һәм пароле туры килә.

Кушымтада шулай ук push-хәбәр функциясе бар (“Настройки”/ “Уведомления”/”Оценки ребенка”).

“Мәктәп картасын тикшерү һәм тулыландару” (Яшел Үзән, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләре өчен) һәм мәгариф картасы (Казан) бүлегендә оператив рәвештә баланың ашханәдә туклануына электрон кошелекны тулыландырырга була.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр