ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Р.Миңнехановка Татарстан Милли банкының яңа идарәчесе Марат Шәрифуллинны тәкъдим иттеләр
Яңа ел төнендә Казан кунакханәләре 88 процентка тулы булачак
Казанда дагъстанча Мәүлид узды
Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!» - "Шәһри Казан" газетасы
Telegramда иске татар телендә яңа канал булдырылды

Дин

Россия ислам институтында "Якупов укулары" төбәк фәнни-гамәли конференциясе узды

12 октябрь 2017, 14:55 , Фото: Салават Камалетдинов

Россия ислам институтында Укулар быел алтынчы тапкыр үткәрелә.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Россия ислам институтында “Якупов укулары” төбәк фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференцияне Татарстан Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты оештырган.

Көзен мөселман зыялыларын Казанга җыю матур традициягә әйләнде. Максат – танылган татар мәгърифәтчесе, дин белгече Вәлиулла хәзрәт Якуповның тирән дини һәм интеллектуаль мирасын искә алу. Быел “Якупов укулары “ алтынчы тапкыр үтте.

Конференциягә аңа ихтирам күрсәтеп, Вәлиулла хәзрәтнең фикердәшләре, дуслары, шәкертләре килгән. Алар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, Мансур хәзрәт Җәләлетдин, шулай ук Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Татарстан Президентының эчке сәясәте мәсьәләләре буенча баш киңәшчесе Нияз Хәмзин да бар. Конференцияне Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәмәтшин ачты һәм аның модераторы булды.

"Вәлиулла хәзрәт хәзерге Россия өммәтендә якты шәхесләрнең берсе булып тора. Бүгенге көндә бер генә дин әһеле дә Вәлиулла хәзрәт кадәрле китап бастырганы юк. Ул булдырган "Иман" нәшриятында меңнән артык исемдә чыккан китаплар Россиянең барлык мәчетләрен әдәбият белән тәэмин итте.

Хәзрәтне татар исламының көзгесе дип атарга була, чөнки ул китаплары аша Россиядә исламның иң актуаль һәм җанга тигән сорауларын, проблемаларын күтәрде. Ул беренче булып безнең динебезнең хакыйкый кыйммәтләрен саклаучы икәнлегенә басым ясап, кадимчелек мирасын яклауга кереште. Шулай ук беренче булып Мансур Әл-Матуриди китабын бастырды”, – дип җиткерде ул.

Журналистлар белән сөйләшүдә Рәфыйк хәзрәт Вәлиулла хәзрәт Якуповның бүгенге ислам хәрәкәтен аңларга тырышучы дин белгечләренә өстәл китабы булырдай сайланма әсәрләрен бастыру кирәклеген билгеләп үтте.

Татарстанда һәм Россиядә исламны үстерүдә Вәлиулла хәзрәтнең керткән өлешен бәяләп бетереп булмавын үз чыгышында Камил хәзрәт Сәмигуллин да җиткерде.

“Изге Коръәндә әйтелгән: "Аллаһ юлында шәһит киткәннәрне берничек тә үле дип санама. Алар исән, алар Аллаһтан үз тәкъдирен ала”, – дип, ул “Әл- Имран"сүрәсеннән 169 нчы аятьне китерде. Хәзрәтнең бар гомере татар халкы арасында исламны тергезү һәм җәелдерүгә багышланды. Моңа дәлил булып, аның мөселман яшьләре һәм татар зыялылары белән колачлы эше, вакыф мөлкәтен һәм китап бастыруны үстерүе тора. Ул милләтебезнең чын патриоты иде. Аңа һөҗүм итүгә бер көн кала Россия ислам институтында Вәлиулла хәзрәт үз чыгышында татар милләтен дөнья өммәте контекстында үстерү турында сөйләде. Ул: “Безнең дөнья бик тә әхлаксыз, ул меркантилизм мәнфәгатьләре мәйданы. Шундый шартларда татар халкы сәламәт милләт хисен үстерергә тиеш”, – дип җиткерде. Ул үз динебезне, телебезне һәм гореф-гадәтләребезне тирәнтен өйрәнергә чакырды”, – дип билгеләп үтте.

Камил хәзрәт хәзерге күп кенә Мөселман диния нәзарәтләренең Вәлиулла хәзрәт Якупов салган традицияләрдә эшләвен һәм аларның аның куәтле оештыру һәм агарту эше белән бәйләп алып баруларын әйтте.

"Бүгенге һәм киләчәк буын Татарстан мөселманнарының бурычы – күренекле мәгърифәтче мирасын тирәнтен өйрәнү”, – дип белдерде мөфти хәзрәтләре. Әлеге фикерне Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та хуплады. Ул Россия ислам институты студентларына мөрәҗәгать итеп, Вәлиулла хәзрәт Якуповның хезмәтләрен өйрәнергә чакырды.

Шулай ук ул конференциядә катнашучылар алдында уртак эшчәнлекләрендәге шәхси хатирәләр белән бүлеште: “Хәзрәт шалтыратты да, минем "Йөз дә бер вәгазь" китабымны бастыруга ашыгуымны сорады. Акча табылды, диде. Сизгән сыман... Икенче көнне ул инде юк иде...Соңгы көненә кадәр китаплар бастыру белән мәшгуль булды, үз халкы һәм дине өчен ихластан борчылды”.

Сәламләүдән соң конференциядә катнашучылар исламдагы гомуми проблемалар буенча фикер алышуга күчте. Чарада заманча ислам теологиясе, Россиядәге гомумбелем мәктәпләрендә мөселман балаларын укыту турында фикер алышалар, башка темалар күтәрелә.

Докладлар белән Татарстан Фәннәр академиясенең исламны өйрәнү үзәге директоры Ринат Патеев, өлкән фәнни хезмәткәре Камил Насыйбуллов, шулай ук КФУның халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты Исламны өйрәнү ресурс үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Резеда Сафиуллина әл-Анси һәм дини өлкәдән башка мөхтәрәм затлар чыкты.

Искәртеп үтик, Вәлиулла хәзрәт Якупов Россия дин һәм җәмәгать эшлеклесе иде, ул Татарстанда ислам өммәтен берләштерүдә күп көч куйды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр