ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Яңа ел төнендә Казан кунакханәләре 88 процентка тулы булачак
Казанда дагъстанча Мәүлид узды
Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!» - "Шәһри Казан" газетасы
Telegramда иске татар телендә яңа канал булдырылды
Татарстан Милли Банкында - яңа идарәче

Фән һәм мәгариф

Илдар Мөхәммәтов: Татар фәнен дөньяга электрон форматта таратырга кирәк

12 октябрь 2017, 14:16 , Фото: Расих Фасхутдинов

Илдар Мөхәммәтов: Татар фәнен дөньяга электрон форматта таратырга кирәк Энциклопедиянең электрон форматын үстерү юнәлешендә эшне дәвам итү мөһим, ди галимнәр.

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бүген Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында “Күпмилләтле Россия энциклопедистикасы: үткәне һәм бүгенгесе” дигән халыкара катнашудагы Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы булып узды.

Россия һәм БДБ илләрендә милли төбәк энциклопедияләрен эшләү тәҗрибәсен өйрәнүгә багышланган конференциядә Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Молдова, Азәрбайҗан һәм башка республикалардан да галимнәр катнашты. Проект Казанда ике көн дәвамында барачак. 

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев конференция барышында, үзе җитәкләгән 25 еллык тарихы булган институтның башкарган гамәлләре хакында бәян итеп узды. Институт махсус кунаклар өчен күргәзмә дә әзерләгән. Биредә кунаклар кызыклы мәгълүматлар белән таныша алды.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры урынбасары, педагогика  фәннәре докторы, профессор Фәрит Ялалов – Татар энциклопедиясенең онлайн концепциясен әзерләгән галим. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә Фәрит ага Татар энциклопедиясен онлайн режимда эшләтүнең мөһимлеген әйтте.
 
“Энциклопедистика хәзерге вакытта бик зур үзгәрешләр көтә, – ди Фәрит Ялалов. – Энциклопедия бөтен дөньяда электрон вариантка күчте. Алай гына түгел онлайн режимга күчерелде. Онлайн сүзен әле бездә күпләр аңламый, электрон дигәненә генә төшенгән. Энциклопедияне Интернетка PDF итеп куя башладылар. Ә аны күчереп алып һәм аңа өстәп тә булмый. Ә дөнья үзгәреп тора. Шуңа күрә мәгълүматны тәүлек әйләнәсендә дөньяның төрле почмакларыннан кулланырга, аңа өстәп торырга кирәк. Калын-калын кәгазь китапларны үзең белән йөртергә, кулланырга хәзерге заман кешесе өчен уңайсыз бит. Онлайн энциклопедия иң кулае булып чыга. Дөнья киңлекләреннән чыгып фикер йөрткәндә,бу җәһәттән Россия 20 елдан соң гына уянып китте. 2016 елда гына ил җитәкчелеге Россиянең онлайн зур энциклопедиясен гамәлгә ашыручыларның эшче төркемен төзү хакында әмер биргән иде. Ә без 2015 елда ук инде концепцияне эшләдек. Методологиясен 2016 елда ук эшләдек, бу юнәлештә без беренче адымнарны ясадык инде”. 
 
Конференциядә чыгыш ясаган Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов шулай ук, татарлар турындагы мәгълүматны интернет аша таратуның уңай һәм мөһим якларына тукталып узды. “Татарларның 25 проценты гына Татарстанда яши, – ди Илдар Мөхәммәтов. – Энциклопедиянең электрон форматы бик преспективалы проект. Бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк. Татар телендәге вариантын да онлайн урнаштыру сорала. Хәзерге вакытта мәгълүмат яшен тизлегендә таралырга тиеш. Ә кәгазь чыганакларның мөмкинлекләре чикләнгән. Гадәттә аның тиражы да күп булмый. Татар фәнен дөньяга таратасыбыз килә икән, аны, һичшиксез, электрон вариантта таратырга кирәк. Татар тарихы белән чит ил галимнәре, чит ил кешеләре дә кызыксына башлый икән, хезмәтне инглиз теленә дә тәрҗемә итәргә кирәк”.
 
Филология фәннәре докторы, академик Наил Вәлиев  исә, күбрәк кәгазъ чыганакларга өстенлек бирүен белдерде. “Шулай да ике вариантта яшәргә хаклы. Шәхсән үземнең  китапханәмдә 15-16 төрле энциклопедия саклана. Институт әзерләгән күп томлы хезмәт һәрвакыт өстәлемдә тора”, диде ул. 
 
Санкт-Петербургтан килгән Ангелина Куликова Россия фәнни китапханәсенең баш библиографы. “Татар-инфом” мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә Татарстан Энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты эшчәлеген югары бәяләде. “Мин әле конференция өчен махсус Татар энциклопедиясе китапларына анализ ясадым. Башка республикалар белән чагыштырганда, сезнең институт әзерләгән хезмәтләр сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да лидер. Башкорстанны да беренчеләр рәтенә кертәбез. Менә бу ике республика чыннанда, Россиянең башка төбәкләренә эталон булып тора. Әгәрдә башка республикалар үз энциклопедияләрен эшләргә теләсәләр, һичшиксез Татарстан һәм Башкорстаннан тәҗрибәсен кулланырга тиеш”, - диде Ангелина Куликова. 
 
Энциклопедиягә күмәк хезмәт салына. Монда абруйлы галимнәрдән алып, техник хезмәткәрләрнең фидакарь хезмәте керә. 
 
Башкорт энциклопедиясе гыйльми учреждениесе директоры Уелдан Сәитов энциклопедия өлкәсендә Татарстан галимнәре белән 25 ел хезмәттәшлек алып барулары турында әйтеп узды. “Башкорт энциклопедиясенең рус телендәге онлайн варианты күптән әзер, – ди Уелдан Сәитов. – Башкорт телендә быел төгәлләргә планлаштырабыз. Китап итеп рус телендә 7 том әзерләнде. Гомумән алганда, 1991 елдан безнең учреждиние 17 төрле энциклопедия бастырды. Күптомлы энциклопедияне эшләгәндә бер меңнән артык галим катнашты”. 
 
Азәрбайҗан Милли энциклопедиясе хакында Бакудан килгән галим Афиг Аскер Оглы Солтанов таныштырды. Теләсә нинди халыкның энциклопедиясе – ул республиканың визит карточкасы, дип белдерде галим. Азәрбайҗаннар да үз халкы тарихының 7 томлыгын эшләгән. Хәзерге вакытта 8-9 нчы томнар әзерләнә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр