ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кыргызстан татарлары Мәүлидне бәйрәм иткән
Хәзерге вакытта уңышлы кеше булу өчен өч тел белергә кирәк – Микаел Тоноян
Эстониядә халыкара бәйгедә катнашкан татарстанлыларның биюен Таллин татарлары да караган
"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясе җиңүчеләре игълан ителде - исемлек
"Яратылмый калган ярлар" спектакле белән Казанда "Һөнәр" фестивале башланып китте

Җәмгыять

Казанда белгечләр ашыгыч медицина ярдәмен камилләштерү мәсьәләләре турында сөйләшә

12 октябрь 2017, 13:01 , Фото: Александр Эшкинин

Казанда белгечләр ашыгыч медицина ярдәмен камилләштерү мәсьәләләре турында сөйләшә "Ашыгыч медицина ярдәме – сәламәтлек саклау өлкәсендә иң катлаулы тармак", - дип белдерде беренче Татарстан вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда "Бүгенге көн этабында ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәмен күрсәтү. Казанышлар һәм перспективалар" темасына бөтенроссия фәнни-гамәли конференция ачылды.

Ике көнлек конференциядә төрле белгечлекле 600дән артык табиб катнаша.

Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Рөстәм Хәсәнов “Кичектергесез медицина табибларының фәнни-гамәли җәмгыяте” халыкара оешмасы президенты Могели Хубутияга конференцияне үткәрү урыны итеп Казан сайланганы өчен рәхмәтен җиткерде.

Конференция "Оказание скорой неотложной медицинской помощи на современном этапе"

Конференциядә катнашучыларны Татарстан Президенты, республика Хөкүмәте исеменнән Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин сәламләде. “Соңгы елларда гамәлгә ашырылган программалар илдә һәм республикада демография проблемаларын хәл итәргә булышты, гомер озынлыгы артты. Безнең республика барлык төбәкләр рейтингында 9 нчы урында тора. Ашыгыч медицина ярдәме – сәламәтлек саклау өлкәсендә иң катлаулы тармак. Кеше гомере һәм сәламәтлеген саклап калу анда эшләүчеләрнең компетентлыгыннан тора. Республикада заманча кабул итү-диагностика бүлекләре ачылып килә, ашыгыч медицина машиналары составын даими яңартып торабыз. Быел Татарстанның шәһәр һәм районнарына 97 машина бирелде. Татарстан махсус медицина модуле кулланылган “Ансат” вертолетыннан файдалана... Бүгенге конференция – ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү өчен тагын бер адым”, – дип белдерде ул чыгышында.

Рөстәм Нигъмәтуллин Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының ашыгыч медицина ярдәме буенча баш белгече Сергей Багненкога Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.

Конференция "Оказание скорой неотложной медицинской помощи на современном этапе"

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин илдә юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүне камилләштерү буенча программа гамәлдә булуын билгеләп узды. Министр Татарстанның, инновацион төбәк буларак, бу юнәлештә шактый эш башкарганын әйтте.

“Безнең өчен бу актуаль иде, чөнки Казан 2013 елгы Универсиадага әзерләнде, аннары Олимпия, Паралимпия уеннарында эшләдек, Казандагы Су спорты төрләре буенча чемпионат, Конфедерацияләр кубогы... Шушы чаралар алдыннан өйрәнүләр күп уздырылды. Без заманча кабул итү-диагностика бүлекләре булуның никадәр мөһим икәнен аңладык. Күп профильле дисциплинар команда эшләде, беркем бер-берсенә комачауламады. Бу сынауны уңышлы уздык”, – дип сөйләде министр.

Конференция "Оказание скорой неотложной медицинской помощи на современном этапе"

Ике көн дәвамында конференциядә катнашучылар һәлакәтләрдә катнаш җәрәхәтләр, төрле имгәнүләр, баш мие кан әйләнеше бозылуы, көчле агуланулар һәм башка проблемалар турында фикер алышачак.

Бүген Сергей Багненко һәм Гадел Вафин Казанның Сафиуллин урамында урнашкан төзекләндерелгән Ашыгыч медицина ярдәме станциясендә дә булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр