ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли Шура рәисе ни өчен Тәбрис Яруллинның статусы арттырылуы мөһимлеген аңлатты
"Нефтехимик" хоккейчылары "Локомотив" командасын отты
"Рубин" командасының кичке ачык күнегүләре капкачы Сослан Джанаевтан башка узды
Казан 2019 елда WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру эстафетасын кабул итеп алды
Татарстан егетләре WorldSkills чемпионатында "Мобиль робот техникасы" буенча уңышка иреште

Икътисад

Россияленең сентябрь аенда уртача чек бәясе саналган

12 октябрь 2017, 13:24

Россияленең сентябрь аенда уртача чек бәясе саналган Россия шәһәрендә яшәүче кибеткә бер тапкыр баруында уртача 524 сум акча калдыра, дип санап чыгарганнар Ромир тикшеренүләр холдингында.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Россия шәһәрендә яшәүче кибеткә бер тапкыр баруында уртача 524 сум акча калдыра, дип санап чыгарганнар Ромир тикшеренүләр холдингында. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Уртача чек бәясе икенче ай рәттән үсештә. Августта ул өч процентка, сентябрьдә исә 1,2 процентка үскән. Ә узган елның сентябре белән чагыштырганда, уртача чек бәясе 0,8 процентка арзанайган.

Уртача чек бәясе барлык федераль округларда һәм шәһәрләрдә үскән. Ул бары ике башкалада гына искәрмә, аларда ул кимегән. Мәскәүдә, мәсәлән, 690 сумнан 684 сумга төшкән, югалту - 0,9 процент. Ә бер ел эчендә ул 707 сумнан 3,3 процентка арзанайган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр