ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кыргызстан татарлары Мәүлидне бәйрәм иткән
Хәзерге вакытта уңышлы кеше булу өчен өч тел белергә кирәк – Микаел Тоноян
Эстониядә халыкара бәйгедә катнашкан татарстанлыларның биюен Таллин татарлары да караган
"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясе җиңүчеләре игълан ителде - исемлек
"Яратылмый калган ярлар" спектакле белән Казанда "Һөнәр" фестивале башланып китте

Авыл

Чүпрәле чөгендер басуында эшнең кызу чагы

12 октябрь 2017, 22:00

Чүпрәле чөгендер басуында эшнең кызу чагы
Быел 1184 гектар мәйданга чөгендер чәчелгән булган.

(Чүпрәле, 12 октябрь, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәле районда үткән еллардагы кебек үк шикәр чөгендере дүрт мең гектарга якын мәйданда үстерелде. Әлеге культураның табышлы икәнлеген аңлаган П.В. Дементьев исемендәге агрофирма быел аны 1184 гектар мәйданда чәчтеләр, дип яза җирле басма.

Сер түгел, узган ел кырчылык, шул исәптән шикәр чөгендере дә корылыктан интеккән иде. Быел исә, киресенчә, бөтен культуралар да диярлек артык дымлылыктан күпмедер дәрәҗәдә зыян күрде. Май һәм июнь айларында яуган салкын яңгырлар үсемлекләрнең үсүен дә тоткарлады. "Бу басуга чөгендерне май ахырларында гына чәчкән идек. Шулай да технологияләрне төгәл үтәвебез нәтиҗәсендә татлы тамырлар яхшы үсте, уңыш та һәр гектардан 300 центнер чамасы чыга",- ди агрофирманың баш агрономы Виктор Митрошкин. Ачык акционерлык –"Ак Барс" холдинг" компаниесенең "РОПА" маркалы дүрт комбайны берничә көн элек кенә "Ак Барс – Чүпрәле" агрофирмасындагы шикәр чөгендерләрен алып бетергәч, бирегә килгәннәр. Хуҗалык җитәкчелеге сүзләренчә, әлеге чит ил комбайннарын идарә итүче механизаторлар Илсур Мөхәммәтъяров, Олег Терентьев, Алексей Ватрушкин һәм Айрат Миңнуллин кебек оста һәм җитез егетләр техниканы җитештерүчән файдаланалар. Комбайннар икенче сменада да эшләтелә. Тәүлеккә әлеге комбайнның һәркайсы 30 гектарга якын мәйдандагы чималны казытып ала һәм басу читендәге кагатларга сала. Эш темпы болай барганда чөгендер чыгару озакка сузылмас, ди Виктор Васильевич. Сүз уңаенда "А. Низамов", "И. Мәхмутов" крестьян – фермер хуҗалыклары, җаваплылыгы чикләнгән "Эталон – Агро" җәмгыяте һәм "Ак Барс – Чүпрәле" агрофирмасы эшчәннәре татлы тамырларны алып та бетерделәр. Барлык мәйданнарның 80 процентында эш башкарылды. Һава торышы мөмкинлекләр тудырганда һәр минуттан файдаланып калу зарур. Бу хакта П.В. Дементьев исемендәге агрофирма эшчәннәре дә "көннәр генә бозылып китмәсен" дип борчылуларын белдерделәр. Комбайнчылар да эш шартларыннан бик канәгать булуларын әйттеләр.

-Кайнар ризыкны үзвакытында китерәләр. Ашау – эчү яхшы. Килешү буенча һәр гектар эш башкарганыбыз өчен 450 сум түләү каралган,- диештеләр алар.

"Бүгенге көндә районның шикәр чөгендере плантацияләрендә сигезләп комплекс эшли. Чөгендер ташуга 40 тан артык автотранспорт җәлеп ителгән, тәүлек саен мең тоннадан артык чимал кабул итү пунктларына тапшырыла",- ди агро идарәнең маркетинг бүлеге начальнигы Җәмил Шәрипов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр