ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли Шура рәисе ни өчен Тәбрис Яруллинның статусы арттырылуы мөһимлеген аңлатты
"Нефтехимик" хоккейчылары "Локомотив" командасын отты
"Рубин" командасының кичке ачык күнегүләре капкачы Сослан Джанаевтан башка узды
Казан 2019 елда WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру эстафетасын кабул итеп алды
Татарстан егетләре WorldSkills чемпионатында "Мобиль робот техникасы" буенча уңышка иреште

Җәмгыять

Балтач районында Каенсар авылының 90 еллык юбилеен үткәрделәр

12 октябрь 2017, 06:00

Балтач районында Каенсар авылының 90 еллык юбилеен үткәрделәр Бәйрәм биредә туган сугыш һәм хезмәт ветераны, авылның яшьтәше, районның легендар шәхесе Гарифҗан Гали улы Галиев инициативасы белән үткәрелде.

(Балтач, 12 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”). Балтач районында Каенсар авылының 90 еллык юбилеен үткәрделәр. Бәйрәм биредә туган сугыш һәм хезмәт ветераны, авылның яшьтәше, районның легендар шәхесе Гарифҗан Гали улы Галиев инициативасы белән үткәрелде, дип яза җирле басма.

Чепьядагы данлыклы “Халыклар музее”н оештыручы, бүгенгә кадәр аның алыштыргысыз директоры, туксан яшен дә хезмәт урынында тутырган бердәнбер ветеран буларак кына түгел, моннан берничә ел элек туган авылында үз акчасына яуда калганнар истәлегенә һәйкәл салдырган шәхес буларак та райондашларны сокланырга мәҗбүр иткән Гарифҗан ага,быел җәй көне үзенең 90 яшьлек юбилеен авылдашлары белән бергә билгеләп үткән иде инде. Ачык һавада зур өстәлләр, мул табыннар корып, сыйлаган, хөрмәтләгән иде ул аларны. “Сез авылны яшәтүчеләр. Сезгә кадер-хөрмәт мулдан булырга тиеш”, – дип ул чакта да аптыраткан иде.

Тууга авылдан күченсәләр дә, гомеренең күп өлеше Чепьяда үтсә дә, Гарифҗан абый туган нигез, туган авыл ише төшенчәләрнең адәм баласына никадәр кадерле, газиз булуын сүздә генә түгел, гамәлләрендә раслап килде. “Миңа да 90, авылга да 90. Без әле тагын авыл бәйрәмендә очрашачакбыз”, – дигән аксакал сүзендә торды. Бу юлы да ачык һавада, Гарифҗан абый төзеткән һәйкәл каршында очраштылар. Үткән гасырның утызынчы елларында утыз хуҗалыклы бу авылда бүген 18 генә хуҗалык калган, мәктәбе, аннан клуб ролен үтәгән әлеге бина да ябылган. Әмма бу авылны ташландык, киләчәксез авыл дип тә булмый, биредә юл да бер дигән, һәр йортка газ, су кергән, эшлим дигән кешегә ферма бар. Бәйрәм көнендә авыл тарихына, табигатенә, кешеләренә кагылышлы бик күп истәлекләрне барладылар, яңарттылар, авылның хөрмәтле кешеләрен, иң өлкән һәм иң яшь кешене дә бүләкләделәр, кайнар коймак, тәмле чәйләр белән сыйланып, район үзәгеннән килгән үзешчәннәр чыгышып карап, хозурландылар. Һәм һәркайсы бу очрашу өчен 90 яшьлек авылдашларына бик тә рәхмәтле иделәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр