ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Руслан Айсин: Мөселманнарны яклаучы телеканал, газета һәм мәгълүмат ресурслары кирәк
Мөмкинлек булып та, исәпне тигезли алмадык – Зиннәтулла Билалетдинов
Иртәгә Татарстан районнарында томан төшүе көтелә
Татарның танылган җырчысы Гали Ильясовка истәлек тактасы ачылачак
Барнаул татарлары милли ризык пешерү ярышын уздырган

Мәдәният

Теләченең мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре түгәрәк өстәл артында фикерләштеләр

12 октябрь 2017, 02:00

Теләченең мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре түгәрәк өстәл артында фикерләштеләр “Созвездие – Йолдызлык – 2018” балалар һәм яшьләр сәнгать фестиваленә хәзерлек уңаеннан мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләренең киңәшмәсе булып үтте.

(Теләче, 12 октябрь○, "Татар-информ", "Теләче"). Теләче район үзәк китапханәсендә республикакүләм “Созвездие – Йолдызлык – 2018” балалар һәм яшьләр сәнгать фестиваленә хәзерлек уңаеннан мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләренең киңәшмәсе булып үтте, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Түгәрәк өстәл артында узган эшлекле киңәшмәдә, район мәдәният бүлеге белгечләре, район Сәнгать мәктәбе, район Укучылар йорты педагоглары, “Олимп” яшьләр үзәге, район яшьләр эше һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре катнашты.Чарада район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов районда талантлы балаларны һәм яшьләрне барлау, аларның сәләтләрен ачу һәм үстерү, аларны мәгълүм фестивальгә хәзерләү буенча конкрет бурычлар билгеләде. Фестивальнең район туры быел алдагы еллардан аермалы буларак, иртәрәк, 24 ноябрьдә, район мәдәният йортында узачак. Ә зона туры март аенда Балтачта, республика туры исә апрельдә Казанда узачак. 25 ноябрь көнне фестивальнең район туры буенча фикер алышулар үткәреләчәк, мастер-класслар күрсәтеләчәк. Әлбәттә, киңәшмәдә тәнкыйди фикерләр дә булмады түгел. “Даими үткәрелеп килүче фестивальгә ел да хәзерләнбез кебек, тик нәтиҗә генә без көткәнчә килеп чыкмый. Димәк, тиешенчә эшләп бетермибез. Эшебезгә үзгәреш, яңалык кертми торып, без бу торгынлыктан чыга алмыйбыз, “ – дип ассызыклалы бу хакта Даут Сөлтангәрәй улы, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр