ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кыргызстан татарлары Мәүлидне бәйрәм иткән
Хәзерге вакытта уңышлы кеше булу өчен өч тел белергә кирәк – Микаел Тоноян
Эстониядә халыкара бәйгедә катнашкан татарстанлыларның биюен Таллин татарлары да караган
"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясе җиңүчеләре игълан ителде - исемлек
"Яратылмый калган ярлар" спектакле белән Казанда "Һөнәр" фестивале башланып китте

Җәмгыять

2 нче сыйныфта укучы Әлмәт кызчыгының китабы дөнья күрде

12 октябрь 2017, 09:00

2 нче сыйныфта укучы Әлмәт кызчыгының китабы дөнья күрде Таныш булыгыз – Гайшә Булатова – шигърият өлкәсендә яңа исем.

(Әлмәт, 12 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 2 нче сыйныфта укучы Әлмәт кызчыгының китабы дөнья күрде, дип яза җирле басма.

Аңа әле нибары 8 яшь, кызчык татар гимназиясенең 2 нче сыйныфында белем ала.

Фамилиясенә игътибар иттегезме? Әйе, сез ялгышмыйсыз, шагыйрә, милли кыйблабызның йөзек кашы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатованың оныгы ул!  «Әбидә кунакта» җыентыгында нәни Булатованың 18 шигыре урын алган. Аларның һәммәсе дә ихлас, самими булуы белән җәлеп итә. Әле кечкенә булуына да карамастан, Гайшә рифмаларны бик оста уйната, шигъри юлларны җиңел генә боргалап, үз интонациясен дә таба. Шаян да әле ул, әби-бабасы, әти-әнисе белән шаяргалап та ала, энесе Кәримне яратуын да балаларга хас риясызлык белән аңлата. Гайшәнең шигъри теле матур, һәр шигырьнең эчтәлеге кызыклы, фикере дә бар, мәгънә дә салынган. Кыскасы, Клара Булатованың дәвамчысы үсеп килә.

Балачакның матур мизгелләрен бәян иткән әлеге җыентык Гайшәнең яшьтәшләренә зур бүләк булып барып ирешсен.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр