ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кыргызстан татарлары Мәүлидне бәйрәм иткән
Хәзерге вакытта уңышлы кеше булу өчен өч тел белергә кирәк – Микаел Тоноян
Эстониядә халыкара бәйгедә катнашкан татарстанлыларның биюен Таллин татарлары да караган
"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясе җиңүчеләре игълан ителде - исемлек
"Яратылмый калган ярлар" спектакле белән Казанда "Һөнәр" фестивале башланып китте

Спорт

Әлмәттә спорт уены – республикада тиңе булмаган фестиваль гамәлгә куелды

12 октябрь 2017, 08:00

Әлмәттә спорт уены – республикада тиңе булмаган фестиваль гамәлгә куелды Кечкенәләр өчен махсус «Яшь ГТОшниклар» фестивале сценариен Әлмәт тест үткәрү үзәге эшләгән.

(Әлмәт, 12 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә ГТО нормасын зурлар гына түгел, балалар бакчаларына йөрүчеләр дә тапшыра. Моның өчен шәһәрдә яңа спорт уены – республикада тиңе булмаган фестиваль гамәлгә куелды, дип яза җирле басма.

 Кечкенәләр өчен махсус «Яшь ГТОшниклар» фестивале сценариен Әлмәт тест үткәрү үзәге эшләгән. Аның нигезендә балалар уен формасында ГТО нормаларын тапшыралар һәм бу хакта үзләре дә сизми калалар. Быелның май аенда аны бер балалар бакчасында сынап карадылар. Тәҗрибә уңышлы килеп чыккач, фестивальне барлык балалар бакчасын да җәлеп итеп уздырырга булганнар. Һәм менә бу юлы шәһәр стадионының спорт манежына төрле бакчага йөрүче балалар җыелды.

 ГТО 6 яшьтән тапшырыла башлый. Шуңа күрә фестивальдә катнашучыларның барысы да 6 яшьтәгеләр. 33 балалар бакчасыннан җыелган 132 малай һәм 132 кызның һәммәсе дә ГТОның рәсми сайтында теркәлеп, махсус номер алган. Фестивальдә алар уен формасында дүрт норматив үтәде.

 – Бу әлегә рәсми түгел. Без башта аларның ГТО хәрәкәтенә җәлеп итүне максат итеп куйдык. Балалар йөгерәләр, туп аталар, озынлыкка сикерәләр, алга иеләләр. Монда бер-берең белән ярышу рухы юк. Киресенчә, тупланганлык, берләшү генә. Ә без нәтиҗәләрне теркәп барабыз, аннан норманы рәсми үтәүгә чакырачакбыз. Фестиваль өч көн дәвам итә. Һәр көнне 11 әр команда мавыктыргыч уен белән мәшгуль, ә футбол тренерлары үзләренә алырдай уенчыларны күзәтә, – дип аңлатты тест уздыру үзәге җитәкчесе Дмитрий Бакалдин.

Балалар янына мәкерле әкият геройлары да килгән иде. Алар ГТОга кертелгән спорт төрләрендәге пиктограмманы урлаган. Балалар аны кайтару өчен дүрт норманы үтәргә тиеш иде. Әйтергә кирәк, уен һәркемгә ошады. Балаларның шатлыклы йөзләре, бер-берсенә көч биреп, дәртләндереп торуы аларның спортны яратуларын, моның өчен сәбәп, чара гына кирәк булуын күрсәтеп тора. Азактан һәр балага диплом тапшырылды.

 Фестивальнең үзенчәлекле һәм файдалы булуын тренерлар да, кунаклар да билгеләп үтте.

 – Әлмәтнең «Яшь ГТОшниклар» фестивале – уникаль проект, аңа Россиядә дә тиңнәр юк. Без бу фестивальне республика буенча тарату кирәклеге тәкъдиме белән чыгачакбыз. Балалар бакчасы сабыйларны сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортка җәлеп итүдә нигез булырга тиеш. Әлмәт һәркемгә үрнәк. Әлеге мөһим һәм кирәкле тәҗрибә башка районнарда да теләктәшлек табар дип ышанабыз. Чөнки монда максат бер – милләтләрне сәламәтләндерү, – диде ТРда ГТО комплексы төбәк операторы вәкиле Таһир Гыйззәтуллин да.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр