ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кыргызстан татарлары Мәүлидне бәйрәм иткән
Хәзерге вакытта уңышлы кеше булу өчен өч тел белергә кирәк – Микаел Тоноян
Эстониядә халыкара бәйгедә катнашкан татарстанлыларның биюен Таллин татарлары да караган
"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясе җиңүчеләре игълан ителде - исемлек
"Яратылмый калган ярлар" спектакле белән Казанда "Һөнәр" фестивале башланып китте

Җәмгыять

Азнакай районының “Ак калфак” оешмасы шәфкатьлелек чараларында катнаша

12 октябрь 2017, 04:00

Азнакай районының “Ак калфак” оешмасы шәфкатьлелек чараларында катнаша Шушы көннәрдә Буралының “Ак калфак” бүлеге активистлары Актүбә картлар йортында булып кайтты.

(Азнакай, 11 октябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакай районының “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы җирлегебездә үткәрелгән шәфкатьлелек чараларының берсеннән дә калмый, алай гына түгел, аларны башлап, оештырып йөрүчеләрнең берсе дә. Шушы көннәрдә Буралының “Ак калфак” бүлеге активистлары Актүбә картлар йортында булып кайтты, дип яза районның “Маяк” газетасы.

Фәридә Шәйдуллинаның авылдашларына көзге уңыш муллыгыннан шушы йортта тәрбияләнүчеләргә дә өлеш чыгару тәкъдимен һәммәсе бердәм күтәреп алып, кабагын, бәрәңгесен, кишер-чөгендерен, кәбестәсен... күтәреп килгәннәр. Бу игелекле гамәлгә кушылган район-шәһәр Мәдәният бүлеге микроавтобусы алар белән шыгрым тулды. Юл уңаеннан буралыларның бергә йөрешеп яшәгән күршеләре – Җәлил бистәсе аккалфаклыларын да “эләктереп”, җыр-моң астында Актүбәгә килеп җитүебезне сизми дә калдык.
Картлар йортында тәрбияләнүчеләр Буралы һәм Җәлилнең ветераннар ансамбльләре артистлары, “Ак калфак” активистларының һәр чыгышын алкышларга күмеп, бик яратып карады. Дәртле җырлар яшьлек елларында йөртсә, Азия абыстайның моңлы мөнәҗәтләре, җирле шагыйрәләребезнең шигьри тәлгәшләре яшәеш, язмышлар турында уйландырып, күңелләрне иманга төрде.

–Ходайның һәр көненнән ямь, мәгънә табып яши белгән, җан җылыларын башкаларга да өләшеп торган тынгысыз буралыларның бу гамәле барыбызга да олы үрнәк, – диде “Ак калфак” район оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиева. –Язмыш тарафыннан кыерсытылган чордашларының күңелләрен күреп алар никадәр савап алды, рәхмәт сүзе ишетте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр