ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Яңа ел төнендә Казан кунакханәләре 88 процентка тулы булачак
Казанда дагъстанча Мәүлид узды
Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!» - "Шәһри Казан" газетасы
Telegramда иске татар телендә яңа канал булдырылды
Татарстан Милли Банкында - яңа идарәче

Җәмгыять

Тукай районында сентябрь аенда ике бала үз өендә туган

12 октябрь 2017, 01:00

Тукай районында сентябрь аенда ике бала үз өендә туган Узган сентябрь аенда Тукай районының гражданлык хәлләрне теркәү бүлеге 39 нәни тукайлыга туу турында таныклык тапшырган.

(Тукай районы, 12 октябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районында сентябрь аенда ике бала үз өендә туган, дип яза җирле басма.

Узган сентябрь аенда Тукай районының гражданлык хәлләрне теркәү бүлеге 39 нәни тукайлыга туу турында таныклык тапшырган. Шуларның 22се малай булса, 17се – кыз. Ике нарасый исә бала тудыру йортында түгел, ә акушер катнашында үз өйләрендә туган. Берсе Олы Шилнә авылыннан, икенчесе – Сәмәкәйдән. 14 пар үзләренең никахын Тукай районы гражданлык хәлләрен теркәү бүлегендә рәсмиләштергән, аерылулар саны исә сигез булган.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр