ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Руслан Айсин: Мөселманнарны яклаучы телеканал, газета һәм мәгълүмат ресурслары кирәк
Мөмкинлек булып та, исәпне тигезли алмадык – Зиннәтулла Билалетдинов
Иртәгә Татарстан районнарында томан төшүе көтелә
Татарның танылган җырчысы Гали Ильясовка истәлек тактасы ачылачак
Барнаул татарлары милли ризык пешерү ярышын уздырган

Спорт

"Нефтехимик" хоккейчылары "Локомотив" командасына оттырды

11 октябрь 2017, 21:42

Түбән Кама хоккейчылары үз бозындагы уеннар сериясенә нокта куйды.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). Түбән Каманың “Нефтехимик” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында “Локомотив” командасына оттырды.

Түбән Камада узган матч кунаклар файдасына 3:1 (1:0, 1:1, 1:0) исәбе белән төгәлләнде. “Локомотив” командасыннан уңышка Рушан Рафиков (9 нчы минут), Петри Контиола (40 нчы минут) һәм Даниил Апальков (44 нче минут) иреште. “Нефтехимик” командасыннан бердәнбер алканы уенның 31 нче минутында Дэн Секстон кертте.

Түбән Кама хоккейчылары үз бозындагы уеннар сериясенә нокта куйды – 13 октябрьдә “Нефтехимик” Минскида “Динамо” белән очраша.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр