ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Яңа ел төнендә Казан кунакханәләре 88 процентка тулы булачак
Казанда дагъстанча Мәүлид узды
Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!» - "Шәһри Казан" газетасы
Telegramда иске татар телендә яңа канал булдырылды
Татарстан Милли Банкында - яңа идарәче

Спорт

"Динамо-Казан" волейболчылары Россия чемпионатын уңышлы башлады

11 октябрь 2017, 21:17

Команданы алдагы турда җитди көндәш көтә.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). Казанның “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасы Россия чемпионатының яңа сезондагы беренче матчында Санкт-Петербургның “Ленинградка” кызларыннан өстен чыкты.

Казанның “Санкт-Петербург” волейбол үзәгендә узган матч Ришат Гыйләҗетдинов җитәкләгән команда файдасына 3:0 исәбе белән төгәлләнде.

“Бу яхшы башлангыч – сезонның гадәти башлануы булды. Исәп аермасы зур булса да, эшлисе эшләр дә җитәрлек. Гомумән алганда, уйлыйсы әйберләр, сөйләшер сүзләр, күнегүләр вакытында эшлисе бар әле. Күбрәк техник яктан түгел, ә психологик мизгелләрне җайлыйсы бар”, – дигән “Динамо-Казан”ның өлкән тренеры Александр Перепелкин.

16 октябрьдә "Динамо-Казан" командасы Мәскәүдә "Динамо" волейболчылары белән көч сынаша. Әлеге матчта Россия Суперкубогы иясе ачыкланачак.

Волейбол. Россия чемпионаты. 1 нче тур. “Динамо-Казан” – “Ленинградка” – 3:0 (25:15, 25:15, 25:16). 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр