ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Яңа ел төнендә Казан кунакханәләре 88 процентка тулы булачак
Казанда дагъстанча Мәүлид узды
Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!» - "Шәһри Казан" газетасы
Telegramда иске татар телендә яңа канал булдырылды
Татарстан Милли Банкында - яңа идарәче

Җәмгыять

Яшел Үзән – Түбән Карамалы паром кичүен ачу кичектерелә

11 октябрь 2017, 21:51

Кичү 12 октябрьдә ачылырга тиеш иде.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Яшел Үзән – Түбән Карамалы маршруты буенча паром кичүен ачу билгесез вакытка кичектерелә, диелә zpravda.ru сайтында.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, кичү якынча 4 октябрьдә эшли башларга тиеш иде, аннары аны ачу вакытын 12 октябрьгә күчерделәр.

"Судно вәкилләре хәбәр иткәнчә, валларны төзекләндерү вакыты сузылды, эш яхшы барган очракта да пароход бу урында икенче атна уртасыннан да иртәрәк күренмәс. Телефон сөйләшүе барышында, валларны алмаштыру – алдагы 5 елда судларның яхшы эшләү гарантиясе, дип ышандырдылар. Әмма нигә планлы техник тикшерү навигация уртасында оештырылган дигән сорауга җавап бирә алмыйлар: "Татфлот" судно компаниясе җитәкчелегенең карары шундый, диләр", – дип язылган сайттагы хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр