ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Яңа ел төнендә Казан кунакханәләре 88 процентка тулы булачак
Казанда дагъстанча Мәүлид узды
Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!» - "Шәһри Казан" газетасы
Telegramда иске татар телендә яңа канал булдырылды
Татарстан Милли Банкында - яңа идарәче

Җәмгыять, Төп яңалыклар

11 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

11 октябрь 2017, 21:00

11 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советы утырышы узды, Башкортстандагы тилчә вирусы Татарстанга куркыныч тудырмый, "Ак Барс" Мәскәүдә уйный.

Рөстәм Миңнеханов сөт сатучы эшмәкәрләрне яклап: Сөттән беркемгә бернәрсә булганы юк әле!/Президент сөт сатучылардан көн саен ветеринар раслаган документ сорау ахмаклык булуын билгеләп узды.

Парламентның икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты киләсе ел бюджет планын карый/Көн тәртибенә 12 мәсьәлә чыгарылачак.

Рөстәм Миңнеханов: Торак йортларның беренче катында халыкка сервис кирәк/Торак йортларның беренче катында рөхсәт нигезендә эшләүче эшмәкәрләрнең хокуклары якланырга тиеш.

Башкортстаннан кертелгән продукция арасында вируслы ризыклар табылмаган/Башкортстан белән Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре арасында бәйләнеш ныклы, ди белгечләр.

Татарстан мөфтие колония тоткыннары белән аралашты/Нәзарәт Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Татарстанга тилчә авыруы куркынычы янамый – Ветеринария идарәсе/Үткәрелә торган барлык чаралар вирус республикага кермәсен өчен башкарыла.

“Татар кызы”нда Чиләбе данын яклаучы: Хәзер мин үземне чын татар кызы итеп тоям/Бәйгенең башка шәһәрләргә күчеп йөрүенә мин шат кына, ди Рузалина Туктарова.

"Бәрмәнчек" ансамбле танылган керәшен җырларын этно-рок-фолк юнәлешендә башкарачак/Ансамбль IX яңа сезонын Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә ача.

"Ак Барс" командасы капкасын унынчы уен рәттән Эмиль Гарипов саклый/Казан хоккейчылары Мәскәүдә "Динамо" командасы белән уйный.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр