ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Руслан Айсин: Мөселманнарны яклаучы телеканал, газета һәм мәгълүмат ресурслары кирәк
Мөмкинлек булып та, исәпне тигезли алмадык – Зиннәтулла Билалетдинов
Иртәгә Татарстан районнарында томан төшүе көтелә
Татарның танылган җырчысы Гали Ильясовка истәлек тактасы ачылачак
Барнаул татарлары милли ризык пешерү ярышын уздырган

Җәмгыять

Словакиянең танылган хирургы Республика балалар клиник хастаханәсендә 14 операция үткәрде

11 октябрь 2017, 20:01 , Фото: http://www.drkbmzrt.ru

Словакиянең танылган хирургы Республика балалар клиник хастаханәсендә 14 операция үткәрде Ике көн эчендә профессор Казанда тумыштан йөрәк авыруы булган 14 балага уңышлы операция ясады.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). 9 -10 октябрьдә Казанда Республика балалар клиник хастаханәсендә Европада бала яшендәге эндоваскуляр хирургиянең әйдәп баручы белгече 14 балага операция ясады.

Тумыштан йөрәк авыруы булган пациентларга йөрәк алды арасындагы һәм йөрәкнең ашказаны арасындагы бүлемтекләрендәге кимчелекләренә коррекция ясалды. Операция Словакия профессоры Павел Гавора катнашуында ясалган. Бу хакта Республика балалар клиник хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пациентлар арасында Татарстан, Чувашия, Мурманск өлкәсендә яшәүчеләр бар. Табиблар сүзләренчә, мондый операция аз җәрәхәт ясый, алар зур кисүне һәм йөрәкне туктатып торуны таләп итми.

Сүз уңаеннан, күпчелек пациентларга 2-5 яшь тирәсе. Балаларны хастаханәдән чыгаруга әзерлиләр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр