ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Руслан Айсин: Мөселманнарны яклаучы телеканал, газета һәм мәгълүмат ресурслары кирәк
Мөмкинлек булып та, исәпне тигезли алмадык – Зиннәтулла Билалетдинов
Иртәгә Татарстан районнарында томан төшүе көтелә
Татарның танылган җырчысы Гали Ильясовка истәлек тактасы ачылачак
Барнаул татарлары милли ризык пешерү ярышын уздырган

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Иран арасында күп яклы хезмәттәшлек үсә

11 октябрь 2017, 18:53

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Иран арасында күп яклы хезмәттәшлек үсә Иран вәкиле сүзләренчә, ике арада сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрдә уңай динамика күзәтелә.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Иран Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мәһди Санаи белән очрашты. Очрашу Татарстан Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узды, дип җиткерә Президентның матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов, Мәһди Санаины сәламләп, Россия белән Иранның футбол буенча җыелма командалары арасындагы иптәшләрчә уенының уңышлы узуы белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан Иран Ислам Республикасы белән хәзерге мөнәсәбәтләрен югары бәяли. "Безнең багланышлар күп төрле. Элемтәләр нигезен халыкара мөнәсәбәтләргә бер төрле караш, глобаль һәм төбәк дәрәҗәсендә көн тәртибендәге төп темалар буенча мөнәсәбәт охшаш булуы тәшкил итә", – дип белдерде Татарстан Президенты.

Быел апрель аенда Мәһди Санаи ярдәме белән Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан делегациясе Тәһран һәм Мәшһәд шәһәрләрендә булды. Татарстан Президенты Иран илчесендә эш визитының югары дәрәҗәдә оештырылуы өчен рәхмәтен белдерде.

Татарстан белән Иран арасында хезмәттәшлек турында Меморандум гамәлдә, диде Рөстәм Миңнеханов. Иран белән "КАМАЗ", "Татнефть", "Казан вертолет заводы" кебек предприятиеләр эшчәнлек алып бара. Әмма Татарстан Президенты билгеләгәнчә, әлегә үзара сәүдәне үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тиешенчә кулланылмый.

"Машина төзелеше, нефть химиясе, медицина һәм фармацевтика өлкәсендә хезмәттәшлеккә мөмкинлекләр бар. Ышанам, без бер-беребезгә төрле продукция китерә алабыз. Шалуй ук инвесторларны җәлеп итү эшен дә арттырырга кирәк. Без Иран партнерларыбызга республикада бизнес алып бару өчен яхшы шартлар тәэмин итәргә әзер", – диде Татарстан Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов мәдәният, спорт һәм туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек алып баруны арттырырга тәкъдим итте. Бу өлкәдә Иранның Казандагы генераль консуллыгы актив эш алып бара.

Мәһди Санаи Рөстәм Миңнехановка Татарстанга чакыруы өчен һәм "Россияннең икътисадый яктан алга киткән төбәкләренең берсе" белән таныша алу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

"Безнең сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрдә уңай динамика күзәтелә. Соңгы 2-3 елда хезмәттәшлек буенча берничә документ имзаланды. Иран-Россия мөнәсәбәтләре кысаларында илебез аеруча Татарстан белән төбәкара багланышларны үстерүгә игътибар бирә. Без сезнең республикага Ираннан инвесторларны җәлеп итүгә ярдәм итәчәкбез", – диде илче.

Очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, республика министрлыклары һәм идарә тармагы вәкилләре катнашты. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр