ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Руслан Айсин: Мөселманнарны яклаучы телеканал, газета һәм мәгълүмат ресурслары кирәк
Мөмкинлек булып та, исәпне тигезли алмадык – Зиннәтулла Билалетдинов
Иртәгә Татарстан районнарында томан төшүе көтелә
Татарның танылган җырчысы Гали Ильясовка истәлек тактасы ачылачак
Барнаул татарлары милли ризык пешерү ярышын уздырган

Рәсми Татарстан, Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: Торак йортларның беренче катында халыкка сервис кирәк

11 октябрь 2017, 17:01

Рөстәм Миңнеханов: Торак йортларның беренче катында халыкка сервис кирәк Президент торак йортларның беренче катында рөхсәт нигезендә эшләүче эшмәкәрләрнең хокуклары якланырга тиешлеген белдерде.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Эшмәкәрләр торак йортларның беренче катларында фатир алып, аны торак булмаган бинага әйләндереп, үз максатларында куллана ала. Бүген шундый эшкуарларның хокукларын яклау мәсьәләсе Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советы утырышында күтәрелде.

Билгеле булганча, эшмәкәрләр закон буенча барлык процедураларны үтеп, җирле үзидарә органнарыннан рөхсәт ала. 10 ел эчендә бу практика киң таралыш алган. Беренче катта даруханәләр, хосусый балалар бакчалары, азык-төлек кибетләре, чәчтарашханәләр һәм башкалар эшли. Әмма 2016 елда, норматив база шул ук калуга карамастан, судлар аерым милекчеләрнең яки идарәче оешмаларның беренче катларда компанияләрнең аерым керү юлларын сүттерү турында таләпләрен канәгатьләндерә башлаган. Хәтта рөхсәт нигезендә намус белән эшләүчеләр дә үз эшләреннән колак кагарга мәҗбүр.

Проект төркеме вәкилләре Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякинга инициативаны хуплап, торак йортларның беренче катларында торак булмаган бина милекчеләренең хокукларын ныклап беркетергә тәкъдим итә.

Шәхси эшмәкәр Камилә Җаббарова ателье ачкан булган. Үзе кебек эшкуарлар исеменнән сөйләп, ул: “Без эшчәнлек өчен махсус фатир сатып алдык. Барлык инстанцияләрне үтеп, кирәкле документларны, рөхсәт кәгазьләрен җыйдык. Шәхсән үземнең моңа 1 елга якын вакытым узды. Без гади халыкка хезмәт күрсәтүгә йөз тотып эшлибез, әмма берничә кеше судларга дәгъвалар белән чыккан. Нәтиҗәдә, урамнан керү ишекләре яптырыла. Суд практикасы мондый бизнеска киртә куя”, - диде.

Камилә Җаббарова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан бу мәсьәләдә ярдәм сорады. Республика җитәкчесе бу мәсьәләне эшмәкәрләр файдасына хәл итүне депутат Александр Сидякинга йөкләде. Депутат үзе дә бу вазгыятьнең сәерлеген таный. “Судлар аерым керү юлы өчен файдаланылган җир участогын эшмәкәрләр милек идарәсен үз хокуклары итеп күчерә дип саный. Моңа бәйле рәвештә, халыкның 100 процент ризалыгын таләп итә, ә бу мөмкин түгел. Торак булмаган бинага әйләндерү өчен, халыкның өчтән ике өлешенең дә ризалыгы җитә иде”, - ди ул. Сидякин Россия Югары Суды рәисе исеменә мөрәҗәгать әзерләнәчәген әйтте.

Торак кодексына үзгәрешләр кертү буенча Хөкүмәт белән дә эшләячәкләрен билгеләп узды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзгә кушылып: “30 нчы октябрьдә Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуда шушы мәсьәлә күтәреләчәк. Әлегә бу федераль органнар вәкаләтендә”, - диде.

“Без бу теманы мөмкин кадәр тизрәк күтәрергә тиеш. Бәлки, булган дәгъвалар буенча суд карарларын күпмегә булса да кичектереп торып булыр”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты республиканың Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗевка. “Мин фатир сатып алдым, акча туздырдым, үз эшемне ачтым, аннары минем гамәлләр дөрес түгел диләр, ә минем чыгымнарны кем компенсацияли соң? Бу да гадел түгел бит. Я булмаса инде, гомумән, ачарга ярамый, дип катгый нормасын кертсеннәр иде. Хәер, беренче катта халыкка сервис кирәк”, - диде Президент.

Белешмә өчен. 2010 елдан Казанда торак биналарны торак булмаган бинага әйләндерүгә 1500 дән артык рөхсәт бирелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр