ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кыргызстан татарлары Мәүлидне бәйрәм иткән
Хәзерге вакытта уңышлы кеше булу өчен өч тел белергә кирәк – Микаел Тоноян
Эстониядә халыкара бәйгедә катнашкан татарстанлыларның биюен Таллин татарлары да караган
"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясе җиңүчеләре игълан ителде - исемлек
"Яратылмый калган ярлар" спектакле белән Казанда "Һөнәр" фестивале башланып китте

Татар дөньясы

“Татар кызы”нда Чиләбе данын яклаучы: Хәзер мин үземне чын татар кызы итеп тоям

11 октябрь 2017, 16:50

“Татар кызы”нда Чиләбе данын яклаучы: Хәзер мин үземне чын татар кызы итеп тоям Бәйгенең башка шәһәрләргә күчеп йөрүенә мин шат кына, ди Рузалина Туктарова.

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 24 октябрь көнне Башкортстан башкаласы Уфа шәһәрендә “Татар кызы 2017” бәйгесе җиңүчесен ачыклаячаклар. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 12 кыз үзләренең чибәрлеген, зирәклеген, татар халкының тарихын, гореф-гадәтләре, йолаларын белүен күрсәтә алачак.

Бәйгедә Чиләбе өлкәсен тәкъдим итәчәк Рузалина Туктарова шундыйларның берсе. Рузалинага 19 яшь. Ул булачак юрист. Хәзерге вакытта 2 нче курста белем ала. Кечкенәдән халык биюләре белән шөгыльләнә, шулай ук буш вакытларында рәсем сәнгате белән мавыга.

Билгеле булганча, конкурс 2011 елда беренче тапкыр Чиләбе өлкәсендә оештырылды. Берничә ел эчендә ул җитди проект дәрәҗәсенә күтәрелде. 2016 елда Чиләбедә бәйге Россиякүләм дип игълан ителде һәм быелдан алып, аның финалы Россиянең төрле калаларында уздырылачак.

“Татар кызы” бәйгесенең башка шәһәрләргә күчеп йөрүенә, аның шундый дәрәҗәгә күтәрелүенә мин бик шат кына”, - ди Рузалина Туктарова.

Өлкәнең иң чибәр, иң зирәк татар кызы дип табылган Рузалина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә, бу конкурста ул үзенә бик күп нәрсәләр алган.

“Бәйге безнең өлкәдә инде күп еллар дәвамында уздырыла. Быел мин дә катнашып карарга һәм үз көчемне сынарга булдым. “Татар кызы”нда катнашуым миңа бик күп белем, татар халкы, милли гореф-гадәтләребез хакында бай мәгълүмат бирде. Шулай ук конкурста катнашу дәверендә мин үземә бик күп якын дуслар, яңа танышлар таптым. Конкурс мине тулысынча үзгәртте. Эчке халәтем дә нык үзгәрде. Хәзер мин үземне чын мәгънәсендә татар кызы итеп тоям”, - диде Чиләбе чибәре.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр