ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Руслан Айсин: Мөселманнарны яклаучы телеканал, газета һәм мәгълүмат ресурслары кирәк
Мөмкинлек булып та, исәпне тигезли алмадык – Зиннәтулла Билалетдинов
Иртәгә Татарстан районнарында томан төшүе көтелә
Татарның танылган җырчысы Гали Ильясовка истәлек тактасы ачылачак
Барнаул татарлары милли ризык пешерү ярышын уздырган

Мәдәният

Әтнә театры яңа сезонын премьера белән ача

11 октябрь 2017, 16:35

Әтнә театры яңа сезонын премьера белән ача Премьера көннәре – 20 һәм 21 октябрь.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театры яңа сезонын 20 октябрьдә Сәет Шәкүровның “Туган туфрак” премьерасы белән ача. Премьера көннәре – 20 һәм 21 октябрь. Спектакльне театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев чыгара.

Спектакльдә сугыштан соңгы елларда хатын-кыз язмышлары сурәтләнә, алар аша ватанпәрвәрлек, бурыч, мәхәббәт һәм тугрылык хакында уйландыра.

Әтнә театры премьера белән башта күрше-тирә районнарны да йөреп чыгачак, аннары республиканың бөтен зур шәһәрләрендә гастрольләрдә булырга ниятли. “Премьераларыбыз белән Мәскәүгә бару да традициябезгә керде. Бу сезонда да барырбыз дип торабыз. Ә сезон ахырына таба спектакльне Казанда - Камал театрында күрсәтәчәкбез”, - ди Әтнә дәүләт театры директоры Ленур Зәйнуллин.

Искәртеп үтәбез, “Туган туфрак” пьесасын театр “Кече шәһәр театрлары” федераль проектына катнашу өчен сайлаган иде. Әмма, алдан проектка кертелгән булса да, авыл җирлегендә урнашкан булуы сәбәпле, Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театры “Кече шәһәр театрлары” федераль проектында катнаша алмады.

“Безнең “Кече шәһәр театрлары” федераль проектына ике пьеса сайланган иде. Икенчесе - Шәриф Хөсәеновның “Әни килде” пьесасы. Акча булмагач, анысын бу сезонда чыгара алмабыз инде. Әмма алга таба проектка үтә алсак, “Әни килде”не кую хыялы бар”, - ди Ленур Зәйнуллин.

Шунысы да игътибарга лаек, Әтнә театры - федераль проект кысаларында татар драматургиясен куярга җыенган бердәнбер дәүләт театры иде.

Мәгълүмат өчен. Татарстанның биш дәүләт һәм ике муниципаль театры “Бердәм Россия” партиясенең “Кече шәһәр театрлары” проектына катнаша. Театрларга проект кысаларында федераль бюджеттан 24 миллион сумнан артык, республика бюджетыннан 2700 мең сум бүлеп бирелде. “Кече шәһәр театрлары” проектына, халкы 300 меңнән артык булу сәбәпле, Чаллы дәүләт драма театры һәм Чаллы курчак театры да катнаша алмады.
 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр