ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Руслан Айсин: Мөселманнарны яклаучы телеканал, газета һәм мәгълүмат ресурслары кирәк
Мөмкинлек булып та, исәпне тигезли алмадык – Зиннәтулла Билалетдинов
Иртәгә Татарстан районнарында томан төшүе көтелә
Татарның танылган җырчысы Гали Ильясовка истәлек тактасы ачылачак
Барнаул татарлары милли ризык пешерү ярышын уздырган

Җәмгыять

Бөек татар галиме Каюм Насыйриның каберенә яңа таш куелачак

11 октябрь 2017, 16:12 , Фото: dumrt.ru

Бөек татар галиме Каюм Насыйриның каберенә яңа таш куелачак Казанда күркәм традиция буенча бөек татар галиме Каюм Насыйрины искә алу чарасы узды.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Казанда күркәм традиция буенча бөек татар галиме Каюм Насыйрины искә алу чарасы узды. Чара галимнең Иске татар зиратындагы кабере янында үтте һәм анда Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Каюм Насыйриның нәсел дәвамчылары, якташлары, аның исемен йөртүче музей хезмәткәрләре һәм кунаклары, дин кардәшләребез катнашты, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Нияз хәзрәт Сабиров чарага килүчеләрне сәламләп, үлгәннәрне искә алу саваплы эш икәнен әйтеп китте һәм дин галименең фән һәм белем, мәдәният һәм алгарыш таратуга куйган саллы өлешен дә билгеләп үткән. Каюм Насыйри кабере янына килүчеләр Коръән аятьләре укыганнан соң, аның рухына бергәләп дога кылган. “Шунысы игътибарга лаек, быел Каюм Насыйриның чардуганы яңартылды. Якын арада каберенә яңа таш та кую планлаштырыла”, - дип хәбәр иткән Нияз хәзрәт.

Ул бүген шулай ук К. Насыйри музее җитәкчесе Раушания Шәфигуллина белән киләчәктә хезмәттәшлек итүне ныгыту хакында фикерләшкән, бергәләшеп рухи-әхлакый чаралар исемлеге барлаган. Ике як якын арада музейда Галимҗан Барудига багышлаган түгәрәк өстәл оештыру хакында да килешкән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр