ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Яңа ел төнендә Казан кунакханәләре 88 процентка тулы булачак
Казанда дагъстанча Мәүлид узды
Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!» - "Шәһри Казан" газетасы
Telegramда иске татар телендә яңа канал булдырылды
Татарстан Милли Банкында - яңа идарәче

Икътисад

Сентябрьдә ипотека базары 50 процентка үскән

11 октябрь 2017, 21:28

Сентябрьдә ипотека базары 50 процентка үскән Белгечләр фикеренчә, әлеге саннар халыкның элеккегә караганда зуррак мәйданнарда торак алуга әзерлеген күрсәтә.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Сентябрьдә торак ипотекасын кредитлаштыру базарында уңай күрсәткечләр күзәтелә башлаган. Торак ипотекасын кредитлаштыру агентлыгының Аналитик үзәге уздырган анализга караганда, көзнең беренче аенда халыкка 100 меңгә якын кредит бирелгән, аларның гомуми суммасы 180-190 миллиард сум тәшкил итә. Бу хакта “Российская газета” яза.

Бу саннар узган елның әлеге ае белән чагыштырганда 40-50 процентка күбрәк, шулай ук 2014 елның сентябрь күрсәткечләреннән 20-30 процентка югарырак, дип белдергән төзелеш министры Михаил Мень стандарт торак проектларына халыкара бәйге игълан итүгә багышланган матбугат конференциясендә. 2014 елга килгәндә, ул вакытта бары тик декабрьдә генә уңай динамика күзәтелгән.

Торак ипотекасын кредитлаштыру агентлыгының Аналитик үзәге базарның башка күрсәткечләрен дә санаган. Гыйнвардан сентябрьгә кадәр 700 меңгә якын ипотека заемы бирелгән, гомуми сумма 1,3 триллион сумга якын. Заемның уратача күләме дә арткан – әгәр узган ел торак өчен 1,7 миллион сумга якын акча алынган булса, быел исә ул 1,83 миллион сумны тәшкил итә.

Агентлык фикеренчә, әлеге факт халыкның элеккегә караганда зуррак мәйданнарда торак алуга әзерлеген күрсәтә. Моңа ипотека кредиты буенча ставкаларның кимүе дә ярдәм итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр