ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Рәсми Татарстан, Фән һәм мәгариф

Мәктәптән тыш балалар түгәрәкләрен лицензияләүне гадиләштерү кирәк, дип саный Р.Миңнеханов

11 октябрь 2017, 15:39 , Фото: Рамил Гали

Мәктәптән тыш балалар түгәрәкләрен лицензияләүне гадиләштерү кирәк, дип саный Р.Миңнеханов “Безгә балаларның мәшгульлеген кайгыртырга кирәк”, - дип белдерде Президент.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Балаларга өстәмә белем бирү өлкәсе эшмәкәрләре – балаларның үсеше юнәлешендә эшли торган балалар түгәрәкләре, секцияләр лицензиясез эшләргә мәҗбүр, чөнки лицензияләү таләпләрен үти алмый. Бу проблема бүген Казанның “Пирамида” сараенда Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советының VI киңәйтелгән утырышында күтәрелде.

Эшмәкәрләр түгәрәкләр эшчәнлеге оештырылган биналарга карата катгый таләпләр булуына зарлана. Кырыс санитария нормалары лицензияләүгә комачаулаучы сәбәпләрнең берсе, дип алар. Закон аларны лицензия алуга мәҗбүрили, әмма эшмәкәрләр үз эшчәнлеге белем бирүгә түгел, ә ял өлкәсенә карый, дип саный. Бүгенге көндә балаларга өстәмә белем бирү базарының 95 процентка якын өлеше – лицензиясез компанияләр, алар лицензияләү таләпләрен үти алмый. Таләпләрнең берсе – бәдрәф бүлмәсе өчәү булырга тиеш: малайларга, кызларга, укытучыга аерым. “50 кв.м мәйданда без аерым керү һәм чыгу ишекләре, өч бәдрәф, җиһазлар, кирәк-яраклар саклау өчен бүлмә, душ кабинасы булдырырга тиеш”, - ди “Технокласс” робот техникасы клублары челтәре директоры Виктория
Токарева. Ул 300 ләп түгәрәк шушы хәлдә булуын әйтте. “Ике сәгатьлек дәресләр оештыручылар өчен санитария һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре мәктәпләргә, балалар бакчаларына карата кебек үк килеп чыга”, - ди эшмәкәр.

Проект төркеме балаларның мәктәптән тыш мәшгульлеген оештыручыларга карата СанПиН таләпләрен җиңеләйтүне, лицензия алу өчен каршылыкларны киметүне сорый. Эшмәкәрләр түгәрәкләр өчен мәктәп кабинетларын арендалауны яки мондый түгәрәкләр эшчәнлеген белем бирү түгел, ә ял өлкәсенә кертүне тәкъдим итә.


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшкуарларны яклап: “Безгә балаларның мәшгульлеген кайгыртырга кирәк, алар теләсә кая йөрмәсен, ә эш белән шөгыльләнсен өчен. Анда өч бәдрәф ник кирәк?! Әти-әниләре бит аларны анда 1,5-2 сәгатькә китерә”, - диде Президент. Вице-премьер – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов “лицензияләүдән бөтенләй үк баш тартып булмыйдыр инде” дисә дә, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, әгәр түгәрәкләр күрсәтә торган хезмәтнең исемен алмаштырсаң, бу хәл итмәслек мәсьәлә түгел. “Урамда йөргәнгә беркем җаваплы түгел. Бу сезнең шаблон мөнәсәбәт кенә. Формасын табарга кирәк, балалар мәшгуль булырга тиеш. Мондый түгәрәкләргә ихтыяҗ зур”, - диде Президент эшкуарларны яклап. Ул Роспотребнадзор һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына балалар өчен белем бирү түгәрәкләрен лицензияләүне гадиләштерергә кушты. Президент муниципалитет җитәкчеләренә махсус мәйданчыкларны карарга, ничек гадиләштереп булуын уйларга күрсәтмә бирде. Аннары федераль органнарга мөрәҗәгать әзерләргә кирәк, диде. “Бу мәсьәлә буенча конкрет тәкъдимнәр көтәм”, - диде.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр