ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Мәдәният

Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин үз командасына гитарачы эзли

11 октябрь 2017, 16:22 , Фото: Салават Камалетдинов

Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин үз командасына гитарачы эзли Артист яңа гитарачының нинди җенестән булуын күрсәтмәгән, шуңа күрә Радик Юльякшинга җанатар кызлардан гаризалар килә башлаган.

(11 октябрь, Казан, «Татар-информ»). Кичә башкорт, татар, рус һәм хәтта румын телләрендә җырлар башкаручы Радик Юльякшин кастинг игълан иткән. Башкортостан атказанган артистының музыкаль командасында гитарачы урыны буш тора. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

«Мөһим! 25 яшькә кадәр, зарарлы гадәтләре булмаган», — дип ачыклык керткән җырчы белдерүдә.

Elvin Grey кандидатларның эшләрен электрон почтага җибәрүне сораган. Сүз уңаеннан, артист яңа гитарачының нинди җенестән булуын күрсәтмәгән, шуңа күрә Радик Юльякшинга җанатар кызлардан гаризалар килә башлаган.

Искәртеп узыйк, сентябрь башында җырчыга Башкортстанның атказанган артисты исеме бирелде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр