ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Динамо-Казан" волейболчылары Россия Суперкубогын яулый алмады
Татар актрисасы Гөлназ Биктимерова Башкортстанның иң яхшы яшь артисты дип танылган
Төркия Хөкүмәте гадәттән тыш хәл режимы вакытын озынайта
Лидия Əхмәтова юбилей концерты уздыра
Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Даими вәкиллегендә булды

Мәдәният

Бүген Мәскәүдә татар композиторы Эльмир Низамовның мини-операсы яңгыраячак

11 октябрь 2017, 15:10

Бүген Мәскәүдә татар композиторы Эльмир Низамовның мини-операсы яңгыраячак Композитор Эльмир Низамовның иҗаты яшь композиторлар һәм драматургларның "коOPERAция" лабораториясе спектаклендә тәкъдим ителә.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар композиторы Эльмир Низамовның мини-операсы бүген һәм иртәгә К.С.Станиславский һәм Вл.И.Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү академия музыка театрының Кече сәхнәсендә яңгыраячак. Бу хакта Эльмир Низамов үзе хәбәр итеп, театр белән кызыксынучыларны премьерага чакыра. Проект өчен ул Евгений Казачков белән берлектә “Коллонтай” мини-операсын иҗат иткән.

Мини-опера яшь композиторлар һәм драматургларның "коOPERAция" лабораториясе нәтиҗәсе булган музыкаль спектакль эчендә яңгыраячак.

Мәгълүмат өчен. Быел май аенда сигез композитор һәм сигез драматург "коOPERAция" лабораториясе кысаларында махсус дәресләр үтеп, мини-опера иҗат итү өчен парларга берләшкәннәр иде. Парларга өч солист һәм камера ансамбле өчен 14 минуттан да артмаган мини-опера әзерләргә тәкъдим ителгән. Сигез мөстәкыйль эш оештыручылар тарафыннан зур спектакльгә берләштерелгән. Куючы режиссер Екатерина Василёва, куючы рәссам Соня Кобозева, ут куючы рәссам Александр Романов.

Спектакль ике көн - 11 һәм 12 октябрьдә бара. Башкаручылар - Лабораториянең рәсми партнерлары булган "Актуаль музыка галереясе" ансамбле, "Ла Гол" тавыш театры, "RADI SVETA" театр компаниясе, "InterACTive" ансамбле һәм Мәскәү театрлары солистлары. Һәр операның визуаль чишелешен каллиграфлар командасы иҗат иткән.

Спектакльнең беренче көнендә Эксперт советы да эшләячәк.

"коOPERAция" лабораториясе — яшь композитор һәм драматурглар өчен К.С.Станиславский һәм Вл.И.Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү академия музыка театры белән берлектә оештырылган мәгариф проекты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр