ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Җәмгыять

Россиянең биш төбәгендә грипп һәм ОРВИ белән авыручылар эпидемия чигеннән бераз арткан

11 октябрь 2017, 16:09

Россиянең биш төбәгендә грипп һәм ОРВИ белән авыручылар эпидемия чигеннән бераз арткан Роспотребнадзор авыручылар саны аз дип билгеләгән, ә Сәламәтлек саклау министрлыгы Росия халкының яртысына прививка ясатырга ниятли.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Грипп һәм тын юлларының кискен вируслы инфекциясе белән авыручылар саны Россиянең биш төбәгендә генә бераз эпидемиология чигеннән арткан. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны ил буенча аз дип билгеләгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Тулаем алганда Россия территориясендә грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны түбән дәрәҗәдә”, - дип билгеләп үткәннәр ведомствода. Бераз үсеш Россиянең ике субъектында ике яшькә кадәрге, дүрт субъектында өчтән алты яшькә кадәрге балалар арасында күзәтелгән.

Моннан тыш, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Россиядә грипптан 33,2 млн кеше, шуларның 8,9 млны балалар, прививка ясаткан. 2017 – 2018 елда Сәламәтлек саклау министрлыгы Росия халкының яртысына прививка ясатырга ниятли.

Искәртеп үтик, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, сезонлы гриппны һәр ел планетаның 3 млнан 5 млнга кадәр халкы авыр формада кичерә, 250 меңнән ярты миллионга кадәр кеше үлә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр