ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарның танылган җырчысы Гали Ильясовка истәлек тактасы ачылачак
Барнаул татарлары милли ризык пешерү ярышын уздырган
"Ак Барс" хоккейчылары Хельсинкида "Йокерит" командасына оттырды
17 октябрьнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Россиядә 400ләп спорт җанатары кара исемлеккә кертелгән

Авыл

Александр Козлов: Тилчә авыруын мөгезле яшь терлекләр авыррак кичерә

11 октябрь 2017, 14:54 , Фото: Султан Исхаков

Александр Козлов: Тилчә авыруын мөгезле яшь терлекләр авыррак кичерә Вирус йөртүче булуга карамастан, сыер-сарык малы авыруга чыдамрак.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Тилчә вирусын мөгезле яшь терлекләр авыррак кичерә. Бу хәбәрне Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең терлекләрдә йогышлы авырулар һәм әлеге авыруларга каршы чаралар уздыруны оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Козлов «Татар-информ”да узган матбугат очрашуында әйтте.

“Бу авыру белән пар тояклы барлык мал-туар да авырый ала. Әмма иң авырын мөгезле яшь терлекләр кичерә. Сарык, кәҗә авыруга берникадәр чыдамрак. Шулай булуга карамастан, алар да вирус йөртүче булып санала. Без шуңа күрә Россельхознадзор белән бергә Корбан бәйрәме алдыннан да җитәкчеләргә, халыкка еш кына мөрәҗәгать белән чыгабыз. Мөгезле вак терлекне республика территориясенә кертүне чикләргә кирәк. Бу безне күп төрле авырулардан, бәлаләрдән саклап кала, – диде.

Тилчә авыруы соңгы тапкыр Татарстанда – 1986, Башкортстанда 1977 елда теркәлгән. Ул – карантинлы авыру, юлында очраган беркемне дә, берәрсәне дә аямый.

Исегезгә төшерәбез, Башкорстанның Туймазы районында тилчә авыруы вирусы табылып, мең башка якын мал-туар юк ителде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр