ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Җәмгыять

Мисыр Россиядән 2018 елгы дөнья чемпионаты алдыннан авиаэлемтәләрне торгызуны сорый

11 октябрь 2017, 16:00

Мисыр Россиядән 2018 елгы дөнья чемпионаты алдыннан авиаэлемтәләрне торгызуны сорый Мисырның үп кенә туристлык фирмалары инде авиаэлемтәләрне яңартуга өметләнеп, Россиягә турлар тупларга әзерләнә.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Мисыр эшмәкәрләре ассоциациясе Россия хөкүмәтенә илләр арасындагы авиаэлемтәләрне яңадан җайлау турында мөрәҗәгать әзерли. Моңа Мисыр җыелма командасының Футбол буенча дөнья чемпионаты финал стадиясенә чыгуы да этәргеч булган. Бу хакта “Известия” яза.

Оешма башлыгы Әхмәд Бальбаа сөйләвенчә, күп кенә туристлык фирмалары инде авиаэлемтәләрне яңартуга өметләнеп, Россиягә турлар тупларга әзерләнә. Аның сүзләренчә,чикләүләр алынса, меңләгән мисырлы Россиягә бару турында уйлаячак.

Бальбааның якын арада Россия Президенты Владимиру Путинга бизнес вәкилләре һәм җанатарлардан илләр арасындагы авиаэлемтәләрне торгызу турында мөрәҗәгать юлланачак, дип хәбәр итә Россия туристлык операторлары ассоциациясе матбугат хезмәте.

Үз чиратында, Россиядәге Мисыр илчесе Мөхаммәд әл-Бәдри гарәп республикасының аэропортларда куркынычсызлык булдыру турындагы протоколны имзаларга әзер булуын җиткерә. Каһирә Мәскәүнең авиаэлемтәләрне яңарту турындагы карарын көтә.

Искәртеп үтик, Мисыр ил җыелмасының Футбол буенча дөнья чемпионатының финал стадиясенә чыгуы 28 ел эчендә беренче тапкыр булган. Гарәп республикасы илкүләм командасы дөнья беренчелегендә бары ике тапкыр гына катнашкан булган - 1934 һәм 1990 елларда.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр