ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Динамо-Казан" волейболчылары Россия Суперкубогын яулый алмады
Татар актрисасы Гөлназ Биктимерова Башкортстанның иң яхшы яшь артисты дип танылган
Төркия Хөкүмәте гадәттән тыш хәл режимы вакытын озынайта
Лидия Əхмәтова юбилей концерты уздыра
Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Даими вәкиллегендә булды

Җәмгыять

Буа районында 92 яшьлек әбине эзлиләр

11 октябрь 2017, 09:55

Буа районында 92 яшьлек әбине эзлиләр Ул 5 октябрь төнендә өеннән чыгып китә һәм шуннан бирле бер хәбәр дә юк.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Буа районында 92 яшьлек Рафика Фәтхуллинаны эзлиләр. Иске Суыксу Выселкасы авылында яшәүче әби 5 октябрь төнендә өеннән чыгып китә. Шуннан бирле аннан бер хәбәр дә юк. Кызы аның юклыгын иртәнге сәгать 5тә күреп ала.

“Кая булырга мөмкинлеген белмибез. Сорашмаган кеше калмады, туганнарыбыз да ут йотып тора. Әби соңгы арада күргән кешеләренә: “Мине Ульянга алып барыгыз әле”, – дип әйткәләгән. Анда ерак туганнарыбыз яши. Тик әби генә барып җитмәгән", – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә оныгы Айсылу Миннебаева.

Рафика әби өйдән бер кат күлмәкчән чыгып китә. Шәмәхә төсле велюр күлмәк. Аның өстеннән бордо төсендәге җиңсез арка җылысы кигән булырга мөмкин. Оныгы сүзләренчә, бервакытта да яулыксыз йөрмәгән. Бу көнне дә башына ак яулык япкан булырга тиеш. Кулында бер тиен акчасы юк.

Әбине эзләүгә коткаручылар да җәлеп ителгән. ЗПСО № 1 хезмәткәрләре авылга якын 25 квадрат чакрым территорияне карап әйләнгән. Әмма эзләүләр нәтиҗә бирмәгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр